Казанда суд приставларын үз фатирын шартлату белән куркыткан ир-атка җинаять эше кузгатылган

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе, Рихард Зорге урамындагы йорт фатирында бикләнеп, суд приставларын граната шартлау белән куркыткан 44 яшьлек Айрат Абдюшевка “Хакимият вәкиленә көч куллану белән янау” статьясы буенча җинаять эше кузгаткан. Бу хакта kazanfirst.ru хәбәр итте. 

Статья нигезендә, аңа 200 мең сумга кадәр штраф, биш елга кадәр мәҗбүри эшләргә тарту, алты айга кадәр кулга алу яки биш елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.

Бу хәл болайрак булган. 25 июнь көнне иртән әлеге ир-ат фатирына, суд карары үтәлешен тикшерү өчен (суд карары нигезендә, Абдюшев фатирын, чүп-чардан арындырып, чистартырга-җыештырырга тиеш булган) суд приставлары килеп төшкән. Әмма ул бер хатын-кыз белән фатирында бикләнеп, янәсе, кулындагы гранатасын шартлату белән янаган. Шуннан хокук саклау органнары хезмәткәрләре, фатирга үтеп, янаучыны тоткарлаган. Граната табылмаган.

Хәзерге вакытта аңа карата закон нигезендә күздә тотылган чараларның берсен сайлап алу мәсьәләсе хәл ителә. Килеп туган хәлнең бөтен нечкәлекләрен ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү гамәлләре үткәрелә.


Фикер өстәү