Чүп савытындагы начар истән ничек котылырга?

Җәйге эссе көннәрдә чүп савыты бик тиз исләнә. Савыттагы начар истән котылу өчен берничә ысул тәкъдим итәбез.

Песи савыты

Бу максатта песиләргә “пес” итү өчен агач чүбеннән ясаган “наполнитель” кулланырга мөмкин. Моның өчен иң элек чүп савытын яхшылап юып, киптерергә һәм төбенә шул әйберне салырга кирәк. Өстеннән капчык кидертергә. Калдыклардан сыекча агып чыккан очракта, “наполнитель” аны йотачак һәм өйгә сасы ис таралмаячак.

“Белизна”

Чүп савытындагы начар истән котылуның тагын бер ысулы –“Белизна” белән юуу. Сыекчаны үзен генә, яки суга кушып та кулланырга мөмкин. Чиләккә берникадәр вакытка “Белизна” салып калдырыгыз, шуннан соң чиста су белән юып алыгыз. Болай эшләгәндә, савыт бик озак исләнмәячәк.

Эфир майлары

Мамык дискына яки кәгазь салфеткага берничә тамчы эфир мае тамызып, шуны чиләк төбенә салып куегыз. Начар исләрне бетерү өчен әйбәт кенә ысул бу. Әмма капчык тишелеп, салфеткага сыекча агып чыккан очракта, салфетка бүртәчәк һәм начар исне “тотмый” башлаячак. Шулай икән, чиләкне юып, янә шушы эшне кабатларга туры киләчәк.

Уксус эремәсе яки лимон кислотасы

Чүп савыты исләнгән очракта, аңа күпмедер вакытка уксус эремәсе салып калдырырга була. Эремә 1:1 нисбәтендә ясала. Чиләк “җебегәч”, суын түгеп, кырый-кырыйларын щетка белән юып төшерергә генә кала. Уксус урынына лимон кослотасын кулланырга да мөмкин.

Фото: alon-ra.ru


Фикер өстәү