Көзнең беренче аенда бакчада ниләр эшләргә?

Яшелчә, җиләк-җимешләрнең күбесе җыелган, банкалар ябылган, бакчаны ямьләп утырган чәчәкләрнең күбесе сулган… Тик, җәй бетте дип, ямансулап утырыр вакыт түгел. Чөнки көзнең беренче аенда да бакчада эш җитәрлек. Аларны соңга калмый эшләп кую – киләсе ел уңышына нигез салу, ди һәвәскәр бакчачы Гөлфия Хәнипова. Ул хәзердән дә соңга калмый бакчада башкарырга кирәкле эшләр хакында искә төшерде.

Җыю. Көзен алма, груша, сливаның соң өлгерә торган сортлары һәм миләш җыела. Уңышны аскы ботаклардан өскә таба җыя башларга кирәклеген искәртеп тору кирәкмидер. Соңга калып өлгерә торган сортлар кышка саклау өчен яхшы. Шуңа саклау урыны һәм чаралары турында кайгырта башларга вакыт.

Куак һәм агач төпләрен ашлау. Җимеш бирә торган агач һәм куак төпләрендәге туфрак ярлылана, аны кичекмәстән тулыландырырга кирәк. Көзен агачлар яфрак үстереп, кабат ботаклар җибәреп, көчен үсүгә сарыф итмәсен өчен азотлы ашламалар кертмәскә, ә калий һәм фосфорлыларга өстенлек бирергә киңәш ителә. Бу очракта көзге дип саналган көл, суперфосфат, күкертле, хлорлы  ашламалар куллану яхшы.

Корткычларга каршы көрәшү. Уңыш җыю сезоны бетте дип, корткычларга каршы көрәшне туктатмыйбыз. Агач-куакларның яфраклары коелганчы, ә корткыч бөҗәкләр туфракка качып өлгергәнче «Актара», «Инта-Вир» яки шуларның аналогы булган препаратлар белән эшкәртергә кирәк. Әлеге эшне соңга калдырырга ярамый, чөнки корткычлар тирәнгә – туфракка качып өлгергәннән соң, агулап торуның файдасы юк. Яфраклар коелгач корткычларга каршы башка чаралар кулланырга кирәк була.

Чүп үләннәрдән арындыру. Кура һәм бакча җиләге тирәсе әйләнәсен кышка эшкәртелмәгән килеш калдырмагыз. Алар төбендә калган чүп үләннәр салкыннар башланганчы үсеп үрчергә һәм күбрәк мәйданны басып алырга өлгерәчәк. Чүп үлән тамырларыннан арындырып, туфракны казып, торф яки агач чүбе сибеп калдырсагыз яхшы.

Су сибү. Су сибү сезоны бетте, дияргә ашыкмагыз. Быелгы эссе һәм коры җәйдән соң агач һәм куак төпләренә яхшылап су сибеп калдыру зарур. Агач төбендәге туфракта дым 1–1,5 метр чамасы төшкән булырга тиеш. Моның өчен яшь агачларга – 40 л, зурларына – 50–70 л, ә бик эре агачларга төбенә 100 литрга кадәр су сибү кирәк. Суны агач-куаклардан яфраклар коелып бетә язгач сибәргә киңәш ителә.

Кисү. Агач-куакларны яхшылап карап, корган яки кора башлаган, авыру һәм зарарланган ботакларын кисегез. Аннары аларны формалаштырып чыксагыз да була. Анысын кыш азагы, яз башына калдырсагыз да ярый. Бакча җиләкләрен тагын бер кат карап чыгарга онытмагыз: соңгы тапкыр мыек һәм авыру яфракларын алып чыгыгыз.

Кураның ремонтант сортлары җимеш биреп бетергәннән соң, аларын да, җәен җиләк биргәннәрен дә кисәргә онытмагыз. Җәйге кураларның карарак булып торган төпләрен алып атыгыз, ә яшьләренең агач сыман нык булган җиренә кадәр очларын кисеп чыгыгыз. Ремонтант кураларны исә төбенә кадәр кисәргә киңәш ителә. Ә иртәрәк җиләк бирсен өчен берничә төбен кисми калдырып, кышка төреп куярга да мөмкин.

Яшь агач-куаклар утырту. Нәкъ менә хәзер яңа сортлар турында кайгыртып, яшь агач-куаклар утырту өчен дә кулай вакыт. Күптән үстерергә хыялланып йөргән агач-куакларны танышларыгыздан яки питомниклардан алып утырту турында кайгырта башлагыз, алар тамыр ныгытып калырга өлгерәчәк. Утыртканчы ике атна алдан аның өчен урын һәм тукландырырылган туфрак әзерләү турында да онытмагыз. Чөнки кая туры килә, шунда утырткан агач-куакларны аннары күчереп йөрергә туры килүе бар.

Акшарлагыз. Әлеге эшне кыш ахырына калдырганчы, көзен эшләү хәерлерәк. Акшарлау өчен водоэмульсион буяу куллансагыз яхшы. Ул яңгырларда да ансат кына юылмаячак. Шулай ук агачларны капчык яки спанбонд белән дә төрергә була.


Фикер өстәү