Әлмәттә коронавирустан прививка ясаткан пенсионерларга бүләкләр тапшырылачак

Әлмәт шәһәрендә коронавирустан вакцинация узучы пенсионерларга, үзләре һәм башкаларның сәламәтлегенә сакчыл караш өчен рәхмәт йөзеннән, купоннар тапшырылачак. Шулай итеп, 60 яшьтән өлкәнрәкләрнең һәммәсе дә һәр прививка ясатканнан соң бүләкләр алачак, дип хәбәр итә Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте, район хакимиятенең инстаграмдагы битендә.

Хәбәрдә билгеләп үтелгәнчә, купондагы бүләкләр COVID-19 инфекциясеннән прививка ясатканнан соң бер ай эчендә гамәлдә була. Бүләкләр арасында – шәһәр транспортында 10 тапкыр бару, аяклар өчен массаж кәнәфиендә утыру, кислород коктейле, галокамерада булу, спорт комплексы өчен абонементка ташлама, фильм карау, пицца, шәһәр паркы аттракционнарының берсендә күңел ачу, музей яки галереягә билет.


Фикер өстәү