Хайваннарны яклаучы полиция пәйда булырга мөмкин

Ел ахырына кадәр Дәүләт Думасында зоополиция һәм йорт хайваннарын исәпкә алуның бердәм системасы булдырылырга мөмкин. Этләрне муенчаксыз һәм борынчыксыз урамда йөртүчеләргә штрафлар билгеләү, шулай ук хайваннарны вәхшиләрдән саклау-яклау тәкъдим ителә. Бу хакта “Российская газета” Дәүләт Думасы депутаты Владимир Бурматов сүзләренә таянып яза.

“Шәһәрдә йорт хайваннарына бәйле проблема аларны контрольдә тотардай орган, ягъни зоополиция булмауга, шулай ук этләрне исәпкә кую системасы булмауга барып тоташа”, – дигән ул.
«Бурматов сүзләренә караганда, закон проекты зур үзгәрешләр вәгъдә итә. Иң элек явыз токымлы этләрне муенчаксыз һәм борынчыксыз урамда йөртүчеләргә административ җаваплылык билгеләү тәкъдим ителә. Әлегә мондый этләр исемлегенә 12 токым кертелгән. Әмма инде хәзер хәтта хайваннарны яклаучылар да исемлекнең искерүен әйтеп, аңа ротвейлер, бультерьер, кавказ овчаркасы, доберман, кара терьерны да кертергә тәкъдим итә.
Закон проектында зоополиция оештыру буенча ике тәкъдим бар. Беренчесе – көч подразделение буларак, Эчке эшләр министрлыгы составына кертү. Икенчесе –иҗтимагый оешма буларак, контрольлек вазыйфасы белән, Росприроднадзор каршында оештыру.


Фикер өстәү