Йорт этләрен һәм мәчеләрне теркәргә кирәк булачак

Чиләбе депутатлары Дәүләт Думасына йорт этләрен һәм мәчеләрне мәҗбүри теркәү турындагы закон проекты тәкъдим иткән.

Закон проекты авторлары «хайваннарга җаваплы караш турында»гы законга мондый үзгәрешләр кертү югалган хайваннарны хуҗаларына кайтаруны җиңеләйтәчәк, дип саный. Хуҗалар да дүрт аяклы дусларына карата җаваплырак карый башлар, ди алар.

Шулай ук депутатлар сукбай эт һәм мәчеләрне, стерилизация ясаганнан соң да, балалар бакчалары, мәктәпләр, балалар өчен уен мәйданчыклары һәм хастаханәләр янына җибәрүне тыярга тәкъдим иткән.

Дәүләт думасының Экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау комитеты башлыгы Владимир Бурматов «Интерфакс»ка бу хакта: «Тәкъдим ителгән инициатива, асылда, дөрес, әмма кулланылышта нәтиҗәсез», — дигән. Сәбәбе — бу закон проекты «Ветеринария турындаг»ы законнарга үзгәрешләр кертүне тәлап итәчәк. Бурматов билгеләп үткәнчә, көзен Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Дәүләт Думасына хайваннарны түләүсез теркәүне кертүче үз закон проектын тәкъдим итәргә планлаштыра.


Фикер өстәү