Спидометр угы 130 санында туктап калган – Татарстанда куркыныч юл һәлакәте булган

Түбән Кама шәһәрендә “Кама” сәүдә йорты каршында куркыныч авария булган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, Чаллы ягыннан килүче “Kia Seltos” (йөртүчесе – 47 яшьлек ир-ат) сулга борылганда төп юлдан килүче “ВАЗ-2110” машинасына юл бирмәгән. Бу хакта “KazanFirst” порталы яза.

Авариядә “ВАЗ” йөртүчесе – 20 яшьлек егет зыян күргән. Аны хастаханәгә озатканнар, дип хәбәр иткәннәр портал хәбәрчесенә ЮХИДИ җирле бүлегеннән.
Юл-транспорт вакыйгасы шаһитларының социаль челтәрләрдәге комментарийларыннан күренгәнчә, “ВАЗ” рулендәге егет автомобиль салонында кысылып калган. Коткаручылар аны тимер өеменә әйләнеп калган машинасы эченнән тартып чыгарган.
Автоинспекторлар төшергән фотосурәтләрдән күренгәнчә, авария вакытында “ВАЗ” зур тизлектә барган – спидометр угы 130 санында туктап калган.


Фикер өстәү