1 декабрьдән торак-коммуналь хезмәтләр бәясе күпмегә артачак?

ЖКХ тарифлары күп дигәндә 9 процентка үсә.

Россиядә салкын һәм кайнар су, җылылык, газ һәм чүп чыгару бәяләре быел 1 гыйнвардан кыйммәтләнә. Икътисади үсеш министрлыгы Россия социаль-икътисади үсеш фаразын булдырып, тарифларны арттыруны 2023 елның 1 июленнән 1 декабрьгә күчергән. Бу хакта “Известия” яза.

Тарифларны күп дигәндә 9 процентка гына арттыру күздә тотыла. Монополиягә каршы федераль хезмәт тәкъдиме белән газ бәясе 8,5 процентка үсәчәк. Тарифлар халык өчен дә, сәнәгать өчен дә арта.

Икътисади үсеш министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, газ кыйммәтләнү инфраструктураны яңарту һәм газлаштыру программасын дәвам иттерү зарурилыгына бәйле.

Монополиягә каршы федераль хезмәт билгеләп үткәнчә, газга тарифлар үсү аңа ихтыяҗның кимүенә китермәячәк. Газлаштыру программасын тормышка ашыруны исәпкә алганда, Россиядә газ белән тәэмин итү күләме артачак.

Тарифларны чираттагы арттыру 2024 елның 1 июленә планлаштырыла.


Фикер өстәү