11 егетен махсус хәрби операциягә озаткан Биклән халкы: «Эшебезне илгә тынычлык теләп, башка үрергә язмасын дип башкарабыз»

Тукай районының Биклән авылында пенсия яшендәге апалар атнага биш тапкыр китапханәгә йөри. Юк, китап укырга түгел, хәрби операциядә катнашучы егетләргә булышырга. Башта оекбаш бәйләсәләр, хәзер окоп шәмнәре ясыйлар, маскировка челтәрләре үрәләр. 43 челтәр үреп фронтка җибәргәннәр инде.

Без килгәндә, китапханә ишек төбендә велосипедлар өелеп тора иде. Әллә мәктәп яны лагерена йөрүче балаларныкымы дисәк, апаларныкы булып чыкты. Бераздан самокатта элдереп, 70 яшьлек Саймә апа Рәхимова килеп җитте. Мең йортлы авыл булгач, тиешле урынга тиз генә килеп җитәм димә, шуңа күрә «техника» иярлиләр. Иртәнге 9дан кичке 4кә кадәр бертуктаусыз эшли алар. Җитезләр, куллары кулга йокмый. Кайбер көнне 15–20 кеше җыелса, кайчак 5–6 була икән. Ватан өчен дип тырышкан ханымнар кайвакыт өйдәгесен дә онытып җибәрә. Хәзерге вакытта авылдан 11 егет хәрби операциядә катнаша. Алар барысы да бер тапкыр ялга кайтып киткән инде.

– Авыл халкы бик бердәм, – ди әлеге эшне оештыручыларның берсе Фирия Гарипова. – Без башта медицина кирәк-яраклары алырга халыктан 29 мең сум акча җыйдык. Аннан солдатларга киемнәр, йокы капчыклары, жилетлар (разгрузочный) алдык. Үзебез җеп эрләп, җылы оекбашлар бәйләдек. Черки, талпаннардан саклану чаралары да сатып алабыз. Апрельдән маскировка челтәрләре бәйләргә тотындык. Алар техника, окоплар өстенә ябу өчен кирәк. Без башта челтәр өчен кирәк-яракларны әзерләп, Новотроицк, Круглое Поледа урнашкан гуманитар ярдәм пунктына илтеп тапшырдык. Шундагы кызлар: «Әйдә сез дә бәйләгез», – диделәр. Башта куркып кына башлаган идек. Әмма хәзер авырлыгын сизмибез. Чаллыга барып, мастер-класс үтеп кайттык. Озынлыгы – 6га 3 метр. Бер стандарт буенча бәйлибез. Бер көндә эшләп бетергән чаклар да бар. Гадәттә ике көн кирәк. Аның кышкы һәм җәйге төрләре бар. Җәйгә яшел төслесе кирәк. Шуңа күрә без аларны мандык. Розалия Хәйдәрова мунчасы кыш көне буяу цехына әйләнде. Хәния һәм Тәлгать Фәизовлар белән Мөнирә һәм Фред Әхмәтвәлиевләр шәмнәр дә ясый. 400 кило чималдан әзерләделәр.

Китапханә чын-чынлап цехка әйләнгән. Монда кешенең бер-берсе белән сөйләшергә дә вакыты юк. Кемдер кисә, кемдер үрә. Һәркем үз эшен белә, кушып торасы юк. Кисәргә махсус машина  алганнар. Апаларның бөтенесе дә үзләре теләп йөри. Иң олысына – 70 яшь.

– Эшебезне илгә тынычлык теләп, башка үрергә язмасын дип башкарабыз инде. Әмма гел сорап торалар шул, – ди Мөнирә апа Әхмәтвәлиева.

Хәрби операциядә катнашучыларга булышучылар арасында улы  мобилизацияләнгән Алсу Бәдертдинова да бар. Без барганда, улы Фәрит ялга кайткан иде. Дөресрәге, башы яраланган егет Чаллыдагы госпитальдә дәвалана иде. Әнисе әйтүенчә, улы иптәшләре янына барырга ашкынып тора икән. Гаиләсе дә бар югыйсә. Әмма 35 яшьлек Фәрит фронтта үзенең кирәклеген тоя. Заманында Грузиядә «кайнар нокта»да булган. Анда Жуков медале белән бүләкләгән.

– Фронтка бергәләп ярдәм итәргә тырышабыз. Улым кайткач, бөтен авыл булышты, берәү дә читтә калмады. Кемдер акчалата, кемдер ризыклата. Барысына да исән-сау әйләнеп кайтырга язсын, – ди Алсу ханым.

Биклән халкы 23 февраль алдыннан егетләргә унар мең сум акча җибәргән. Гаиләләрен чакырып, мәчеттә Коръән укытканнар. 8 Март бәйрәменә хәрби операциядә катнашучы егетләрнең әниләрен, хатыннарын җыйганнар. Уразадан соң фытыр сәдакаларыннан да өлеш тигән. Кыскасы, авыл халкы аларны авыр чакта ялгыз калдырмый.

Розалия Миннегалиева финанс чыгымнары өчен җавап бирә. Без килүдән файдаланып, ул да үзенең гозерен җиткереп калырга тырышты.

– Халыктан акча күбрәк җыелган саен, ярдәм итү мөмкинлеге дә арта. Без «Инеш», «Русал» кибетләренә ярдәм тартмалары куйган идек. Анда консерв,  бозылмый торган ризыклар, кырыну җайланмалары һәм башкасын салалар. Авыл халкы актив. Әмма бу тартма турында белеп бетермәгән кешеләр дә бар. Теләгәннәр шунда сәдака сала ала. Тагын берничә кибеткә куячакбыз, –ди Розалия ханым.

Игелекле апалар егетләрне төрлечә сөендерергә тырыша. Челтәрләр, киемнәр тутырылган капчыклар эченә тәмәке, көнбагыш, кәнфит, салфетка тыгып күчтәнәч тә җибәрә. Үзләренчә, көтелмәгән булсын әле, диләр. Сернең капчыкта ятмаганы да бар. Капчыкларга «Без сезнең җиңеп кайтуыгызны көтәбез. Сез  – җиңелмәс солдатлар, илнең кадерле уллары»  дип язылган. Бу сүзләрдән барысы да аңлашыла. Тизрәк әйләнеп кайтыгыз, егетләр!

Билгеле булганча, Россиядә Кораллы Көчләргә контракт буенча хәрби хезмәткә алу дәвам итә. Килешү төзегән һәр кешегә бер мәртәбә 195 000 сум акча түлиләр. Ә махсус хәрби операция зонасында айлык түләү 204 000 сумнан башлана. Тулырак мәгълүматны биредән яки 117 номерына шалтыратып белешә аласыз.

Сәрия Мифтахова

 

 


Фикер өстәү