Улын махсус хәрби операциягә озаткан ана: «Егетләрнең исәнлеген сорап, 70 мең тәһлил чыктык»

Биектау районының Дөбьяз  авылы халкы махсус хәрби операциядәге егетләргә кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырыша. Тәм-том да җыялар, җылы киемнәр дә тегәләр, маскировка челтәрләре дә үрәләр. Бер ел эчендә күбесе туганлашып, якын кешеләргә әйләнгәннәр. Барысын да бер хәсрәт берләштерә – уллары, ирләре яу кырында аларның. Әлфия Камалованың  улы да, өлешчә мобилизация башлануга, махсус хәрби операциягә эләгә.

– Улым контракт буенча Самарада хезмәт итә иде. Өлешчә хәрби мобилизация башлангач, беренче көннәрдә үк илне сакларга китте. Ул чакта бик авыр иде. Хәбәр килмәгән көннәрдә телефонны кулыма тотып йоклыйм. Әз генә тавыш булса да, уянам. Ир-ат шалтыратса, ни әйтер икән, дип куркып торам. Улым өчен бик борчылдым. Бер ай ярымнан соң  гына элемтәгә чыга алды. Алгы сызыкта булган, – дип сөйли Әлфия апа. – Олы улым да, энем янына барам, диде. Шуны белдем дә авылдашларыма хәбәр юлладым. Кем ничек ярдәм итә ала, балаларга булышыйк әле, дидем. Иртән хәбәр иттем, кичке 8дә инде күмәчкә кадәр пешереп китерделәр. Улым белән мин дә юлга кузгалдым.

Әлфия апа, юлда барганда ашау-эчү онытылды, ди. Гомере буе тарих укыткач, башка шәһәрләрне күзәтеп барган. Һәр җирдә гыйбадәтханәләр эшләп тора икән. Аллаһы Тәгаләгә ышанучы халык яши икән дип тынычландым, ди ул.

– Икенче көнгә барып җиттек. Улым белән очрашып, иптәш егетләренә алып килгән күчтәнәчләрне тапшырдык. Сөенде балалар. Улыма безнең яныбызда калырга да мөмкинлек бар иде. Тик ул ризалашмады. Егетләрне ташламыйм, диде. Горурландым шул сүзләрен ишеткәч. Горурланырлык бит! Ул – минем 3 яшьлек чагында тәрбиягә алган балам. Туганымның сабые. Әнисе туры юлга кермәсме, әтисе пәйда булмасмы, әби-бабай үзенә алмасмы дип көттем. Тик булмады. Улым үземә насыйп булган икән, – ди Әлфия апа. – Бик акыллы булып үсте. Батыр булды. Гел биеклектән сикерер иде. Курку белмәде. Махсус хәрби операциядән август аенда ялга кайтты.  4 медале  бар, күрәсең, кыю булган. Тагын китмәкче иде, Казан танк училищесына укырга керергә тәкъдим иткәннәр. Имтиханнарын тапшырып керә алды.

Әлфия апа улы янына баргач, андагы халыкның кешелеклелегенә сокланган. Кибетләрдә сатучылар, улларыгыз өчен борчылмагыз, без аларны ташламыйбыз, дигәннәр. Кайчак 4–5 егетегезне бирегез, өебездә кунак итәрбез, мунча кертербез, дип тә киләләр, ди. Җылы аш белән сыйлап, юындырып, киемнәрен юып бирүчеләр дә күп икән. Әле менә бер егет кибеткә кирәк-яракка кергән булган. Сатучы кибетен япкан да теге егетне өенә алып кайткан. Бик күп ризык, яшелчәләр биреп җибәргән.

– Үзенең баласы махсус хәрби операциядә булган аналарны яхшы аңлыйм мин. Әнә шуңа да, 20 авыл берләшеп, егетләргә ярдәм җыябыз. Авыл халкы бик бердәм. Кышын кар да бирмәс бу, дигән кешеләр, киң күңеллеләнеп, әллә ниләр китерә. Төрле яклап сыналдык. Мәрхәмәтле, изге җаннар күп икәнен аңладык. Олы яшьтәгеләр дә, авырып торучылар да ничек тә булышмакчы була. Халык бик бердәм. Безнең Дөбьяз халкына чиксез рәхмәтлемен. Кавал мәктәбе дә, безнең мәктәп тә, балалар бакчасы коллективлары да бу эшкә кушылды. Бик бердәм эшлибез, – ди Әлфия апа. – Егетләрнең иң күп сораган әйбере – маскировка челтәре. Әнә шуңа да аны үрә башладык.  Кемдер ярдәм итә, кайберәүләр акчалата булыша. Материалы да бик кирәк. Үреп бетергәч, апалар аларын дога укып, аны төреп куя. Хәзер эченә хатлар язып салабыз. Үзебез догада торабыз. Егетләрнең исәнлеген сорап, 70 мең тәһлил чыктык. Доганың көче зур! Улым да, үлем белән янәшә йөргәндә, укыган догаларымның коткаруын әйтә. Аллаһы Тәгалә балаларыбызны саклап йөртсә иде. Илләр тизрәк тынычлансын иде, дип телибез. Җир йөзендәге һәр ананың теләгедер бу. Әтиләрен өзелеп көтүче сабыйлар, ирләрен көтүче хатыннар бар. Барысына да очрашулар насыйп булса иде.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

 


Фикер өстәү