Алабугада күмәк сугыштан соң дүрт кеше тоткарланган

Алабугада күмәк сугыштан соң 4 кеше тоткарланган. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, «Хулиганлык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Ведомство мәгълүматлары буенча, дежур частька шәһәр кафеларының берсе янында, билгесез гражданнар арасында күмәк сугышуга әверелгән конфликт башлануы турында хәбәр килгән. Хокук саклау органнары килү вакытына дебоширлар качып өлгерә. Сугышу урынында полиция хезмәткәрләре ташланган автомобильне тапкан, аның пыялалары ватылган, ә салонда металл арматура яткан.

Нәтиҗәдә, полиция бүлегенә конфликтның 4 катнашучысы китерелә. РФ Җинаять кодексының «Хулиганлык» 213 маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.


Фикер өстәү