Казан үзәгендә ир-ат тәрәзә пыялалары астында калып үлгән

Казан үзәгендә автомобиль арбасында ауган тәрәзә пыялалары ир-атны сытып үтергән, дип яза «Татар-информ».

Шаһитлар сүзләренчә, ир-ат Бутлеров урамындагы Казан дәүләт медицина академиясенә тәрәзә пыялалары алып килгән. Фаҗига ул автомобиль арбасында булганда килеп чыга.

Беренчел мәгълүматлар буенча, ир-атның аягы таеп киткән һәм аның өстенә тәрәзә пыялалары ауган. Ир-ат шунда ук үлгән.


Фикер өстәү