Казанда бер машина өстенә багана ауган

Казанда ике багана ауган, берсе «Газель» машинасының кузовыа төшкән. Һәлакәт урыныннан фотолар социаль челтәрләрдә чыкты.

Шаһитлар сөйләвенчә, бу хәл бүген көндез Даурия һәм Зорге урамнары чатында, «Родина» базары тирәсендә булган.

Беренчел мәгълүматлар буенча, баганаларның берсе юлга ауган, икенчесе «Газель»нең кузовына төшкән.

Зыян күрүчеләр юк.


Фикер өстәү