29 декабрьдә, Татарстан территориясендә томан һәм 27 градуска кадәр салкын көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Аязучан болытлы һава торышы көтелә.Төнлә бераз кар яварга мөмкин», — диелгән хәбәрдә.
Көндез явым-төшем булу ихтималы аз. Кайбер районнарда томан төшәргә һәм вак яңгыр яварга мөмкин. Шулай ук төньяк-көнбатыштан көньяк-көнчыгышка күчүчән җил булачак.
Төнлә һава температурасы -15…-20 градус, урыны белән 22-27 градуска кадәр салкын булачак. Көндез һава температурасы -12…-17 градус фаразлана.
Юлларда бозлавык хасил булырга мөмкин.