Татарстанда томан, 6 градуска кадәр җылылык көтелә, явым-төшем туктый

Бүген, 29 мартта, көньяк циклон көнчыгышка китү сәбәпле, Татарстанда һава шартлары үзгәрүе фаразлана. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Көндез күп явым-төшем ихтималы аз (төнлә төбәкнең көнчыгышында бераз кар һәм буран булырга мөмкин иде). Көннең беренче яртысында (Казанда – иртән) төнлә төшкән томан саклана.

Көндез төньяк-көнбатыштан искән җил юнәлешен көньяк-көнбатышка үзгәртәчәк. Секундына 7-12 метр тизлектә (көньякта 15 метрга кадәр) искән җилнең тизлеге 5-10 метрга кадәр кимүе фаразлана. Юлларда кайбер урыннарда бозлавык хасил булырга мөмкин.

Төбәк территориясендә төнлә һава температурасы -4..-9 градус, көндез +1..+6 градус (Татарстан башкаласында +4..+6 градус) көтелә.

 


Фикер өстәү