«Ак Барс» командасы тагын җиңелде

. Бүген Казанның «Ак Барс» хоккей командасы Минск шәһәренең «Динамо»сына 2:5 исәбе белән җиңелде.

Матч Минск шәһәрендә үтте. «Ак Барс» составында бозга өч пар сакчы һәм ундүрт һөҗүмче чыкты. Гадәттә, тренер бер сакчыга күбрәк чыгара иде. Беренче периодта сакчы Стивен Кэмпфор кагыйдә бозды һәм «Ак Барс»ка уен ахырына хәтле бары тик биш сакчы белән уйнарга туры килде.

Бу Казан командасы өчен сезонда дүртенче җиңелү, барлыгы алты матч уйналды.

«Ак Барс» киләсе уенын Сочида үткәрәчәк. «Сочи» — «Ак Барс» матчы 14 сентябрь 19:30 сәгатьтә башлана.

 


Фикер өстәү