«Мобиль сайлау» аша тавыш бирүгә гаризалар кабул итү төгәлләнә

Россия Үзәк сайлау комиссиясенең календарь планыннан күренгәнчә, сентябрь аенда узачак сайлауларда «Мобиль сайлаучы» ярдәмендә тавыш бирү 13 сентябрьдә тәмамлана.

Документтан күренгәнчә, сайлаучылар 2 августтан 13 сентябрьгә кадәр тору урыны буенча сайлаучылар исемлегенә кертү турында гариза, шулай ук территориаль сайлау комиссиясенә шәхсән үзе яки дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге аша сайлаучылар исемлегенә кертү турында гариза бирә алалар.

Шулай ук «Мобиль сайлаучы» технологиясен куллану теләге турындагы гаризаны «Госуслуги» порталы аша 13 сентябрьдә Мәскәү вакыты белән 24.00 сәгатькә кадәр бирергә мөмкин.
8 сентябрьдән 13 сентябрьгә кадәр мондый гаризаны участок сайлау комиссиясенә шәхсән тапшырырга мөмкин. Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Николай Булаев хәбәр иткәнчә, урнашу урыны буенча сайлаучылар исемлегенә ике миллионга якын гариза бирелгән инде. Аларның күбесе- «дәүләт хезмәтләре» аша.


Фикер өстәү