Авырып киткәнче алдан кисәтү яхшырак

«Тагын өч ел тынычлап торырмын дип кенә барган идем». Бер атна элек эчәклегенә операция ясаткан Хәлил Шәрәфиев яман чире ачыкланган көннәрне шулай дип искә. Район хастаханәсендә диспансеризация узганда биргән анализ нәтиҗәләре начар була аның. Шуннан табиблар, җентекләбрәк тикшермичә булмый дип, Республика онкология диспансерына җибәргән.

– Мин гомер буе геморройдан интегәм. Анализның начар килүен дә шуның зәхмәте дип кенә уйладым. Барыбер тынгылык бирмәсләр, барып кайтыйк, тагын өч ел тынычлап торырбыз, дип уйладык та хатын белән Казанга киттек. Эчәклектә яман шеш таптылар. Ник алданрак тикшеренмәдем икән дип уйлыйм хәзер, – ди Хәлил Шәрәфиев.

Яшерен-батырын түгел,  Россиядә сигез ел элек гамәлгә кергән бушлай диспансеризация тикшеренүенә карата бездә әле дә булса ике төрле караш яшәп килә. Табиблар, аның барышында бик күп чирләрне башлангыч чорында ук ачыклап, вакытында дәвалауга керешеп, ничаклы кеше гомерен саклап калырга мөмкин дип ышандыра. Диспансеризацияне узып караган кешеләрнең күбесе исә хастаханәләрдәге су буе чираттан, табибларның кешене тикшерегәнме-тикшергән дип өстән-өстән генә каравыннан зарлана. Ничек кенә булмасын, саннар беренче төркемнең фикерен куәтли. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына ышансаң, ел саен илдә ачыкланган яман шеш очракларының яртысыннан артыгы нәкъ менә шушы диспансеризация вакытында табыла икән. Иң мөһиме аларның күбесе башлангыч чорда – 1–2 стадиядә ачыклана. Кеше үзенең йөрәк-кан тамырлары авырулары, шикәр чире белән авыруын да күбрәк нәкъ менә диспансеризация узып йөргәндә белә, ди белегечләр.

Быел әлеге бушлай тикшеренүне 1982, 1985, 1988, 1991, 1994, 1997, 2000, 2003 елларда туган кешеләр һәм 40 яшьтән өлкәнрәк һәркем уза ала. Агымдагы ел башыннан бирле Татарстанда барлыгы 82500 кеше диспансеризация узган. Ел ахырына кадәр тагын 323580 кеше үз сәламәтлеген тикшертер дип планлаштырыла. Әлеге эш «Демография» илкүләм проекты кысаларында тормышка ашырыла. Узган ел Казанда «Өлкән буын» төбәк проектын гамәлгә ашыру барышында Сугыш ветераннары өчен госпитальдә гериатрия үзәге ачылды. Республика буенча 170 гериатрик урын булдырылды. Аларда 1988 авыру дәваланган. «Балалары туган гаиләләргә финанс ярдәм»  төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында 36099 бала сөт продукциясе белән бушлай тәэмин ителгән. Шулай ук 147 млн сумга 1328 экстракорпораль орлыкландыру процедурасы үтәлгән.

Соңгы ике елда тормышыбызны тамырдан үзгәрткән коронавирус диспансеризация процессына да үзгәрешләр кертте. Быелның 1 июленнән республикада коронавирус кичергән кешеләр җентекле диспансеризация уза башлады. Ул ковидтан соңгы өзлегүләрне кисәтү өчен эшләнә. Әлеге тикшеренүне 18 яшьтән өлкәнрәк һәм коронавирустан соң терелгәненә, ким дигәндә, 60 көн вакыт узган кеше үтә ала. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, җентекле диспансеризацияне коронавируска ПЦР-тесты тискәре булган яки чирне аягөсте генә уздырган кешеләр дә үтә ала.

Коронавирус белән авырган кешеләрнең күбесе чәч коелу, хәтер начарлану, сулыш алу кыенлашу, тын кысылудан зарлана. Араларында күңел төшенкелегенә бирелүчеләр дә бар. Белгечләр коронавирус белән авырганнан соң күзәтелгән бу билгеләрне вирусның, иң беренче чиратта, кешенең үзәк нерв, йөрәк-кан тамырлары системасын, сулыш юлларын зарарлавы белән бәйләп аңлата. Җентекле диспансеризация вакытында мондый өзлегүләрне ике этапта кисәтәләр. Беренче этапка тапшырган анализлар шик уятса, кешегә өстәмә рәвештә эхокардиография, үпкәләргә компьютер томографиясе, кан тамырларын тикшертергә туры киләчәк.

Җентекле диспансеризацияне үзегез беркетелгән хастаханәдә узарга мөмкин. Тикшеренү узар алдыннан хастаханәнең үзендә, йә булмаса федераль «Дәүләт хезмәтләре» порталы (https://www.gosuslugi.ru/) аша язылырга кирәк. Сүз уңаеннан, закон буенча, диспансеризация узган кешегә эш урыныннан түләүле ял көне бирелергә тиеш. 40 яшьтән өлкәнрәк хезмәткәрләр моның өчен – елга бер көн, пенсия һәм пенсия алды яшендәгеләр – ел дәвамында ике көн, башка хезмәткәрләр өч елга бер тапкыр ял көне сорый ала. Диспансеризация узганлыкны махсус белешмә ярдәмендә дәлилләргә кирәк.

 Динә Гыйлаҗиева

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

 

 


Фикер өстәү