Марат Кәбиров: «Ул көнне «ашыгыч ярдәм» чакырырга туры килде, микроинсульт булган…»

Казанда чакта мин эш арасында бераз җәяү йөреп керергә яратам. Көн әйбәт булганда, урамнарны әйләнәм, яңгыр-буранда яки салкын вакытта метро станциясендә йөрим. Җиңү проспектында уңайлы итеп эшләнгән ул, һич ялыкмыйча, берничә чакрым урарга була.

Менә шунда йөргән чакта бер егет Җиңү скверына чыгу юлын сорады. Өйрәтеп җибәрдем. Кабат әйләнеп икенче якка китсәм, беркадәр вакыттан соң тагын теге егет. Яшь кенә ул үзе, унтугыз-егерме тирәсендәдер. Озын буйлы, төз гәүдәле. Пөхтә киенгән. Читтән карауга ук затлы булып тора. Очынып-кылтаеп, юлдан язып йөри торган кебек түгел. Үз-үзен тотышында да яктылык, ягымлылык чагылып китә. Мин аны күргәч, сәерсенеп игътибарлабрак караганмындыр инде, ул тагын яныма килде дә шул ук сорауны бирде. Мин сизелер-сизелмәс кенә елмаеп куйдым, әмма, аны-моны сиздермичә, бик төгәл итеп өйрәтеп җибәрдем. Ул, рәхмәт әйтеп, мин күрсәткән якка атлады. Кешедән рәхмәт ишетү рәхәт нәрсә. Ә бер кешедән ике тапкыр рәхмәт ишетү – икеләтә әйбәт.

Казанның иң рәхәт бер үзенчәлеге бар аның. Монда кемнән генә адрес сорасаң да, бер иренмичә, бөртекләп өйрәтә. Үзе белмәсә, телефонын актарып, сиңа кирәкле җирне табып бирә. Яше дә, карты да шундый. Күченеп килгән вакытларда мин еш сораша торган идем, шуңа яхшы беләм. Менә шул гадәт кенә дә Казан халкына чиксез бер мәхәббәт уята. Бик күп җирләрдә булганым бар, бөтенесендә дә болай түгел ул. Казан – үзенә бертөрле, ярдәмчел шәһәр. Хәзер үземнән дә сорыйлар, мин дә өйрәтеп җибәрәм. Аллага шөкер…

Шулай уйланып килгәндә, теге егет кабат очрады. Бу юлы сорамыйча гына узып китте. Метрода адашып, әллә ничәшәр кабат әйләнеп йөрүчеләр булыштыра ул. Тик күбесенчә авылдан килгән өлкән яшьтәге кешеләр шулай итә. Яшьләр түгел. Ә бу егет авылныкы түгел инде, монысы әллә кайдан күренеп тора. Шуңа бераз сәерсенеп карап тордым да аны үзем туктаттым.

– Сез Җиңү скверын эзлисез бугай?

Егет миңа күтәрелеп карады. Керсез саф карашлар. Махмырдан да түгел, башка химикат та кулланмаган дип әйтүем. Андый кешенең карашы эт күзләре кебек моңсу була. Күңелендәге бөтен моң-зары, бөтен үкенече күзләренә чыга бугай. Күзләрне күңел көзгесе дип әйтәләр бит инде. Хәрам нәрсә кулланучыларның әнә шул көзгесе яки ватык, яки парлы була. Моныкы чип-чиста иде. Бары тик, ә сез минем ни эзләгәнне каян белдегез, дигәндәйрәк гаҗәпсенү бар.

Мин дә шул якка атлый идем. Иярттем моны. Дәшми-тынмый бармас өчен генә кайда эшләвен сорашкан булдым. Программист икән. Бу өлкә миңа да күпмедер таныш, бер-ике сорау биреп карадым. Теләмичә генә җаваплагач, эч пошырып тормадым.

Шулай да баскычтан менгәндә чайкалып киткәч, мин аның адымнарының хәлсезлегенә игътибар иттем. Ул моны сизеп, уңайсызланды бугай, турырак атларга тырышты. Туры атларга тырышкан кешедән дә ныграк чайкалучы булмый. Шуңа мин кайсы йортка баруын сорадым. Әйтте. Мин дә шул якка бит, дигән булып, моны подъездына кадәр озатып куйдым. Килеп җиткәч: «Үзең менә аласыңмы?» – дип тә сорадым. Ул баш какты. Мин ары киттем.

Шуның белән бетте бу. Онытылды. Истә калырлыгы юк та бит инде.

Әле менә электрон почтаны актарып утырам. Бер егет нәкъ миңа кирәкле скрипт (кечкенә программа) язып җибәргән. Мине интернет аша табуын әйткән. «Сайтыгызны карадым, анда менә шушы скриптны куллансагыз, җайлырак булачак. Сорауларыгыз булса, языгыз. Мин бик теләп ярдәм итәрмен. Ә теге чакта озатып куйганыгыз өчен рәхмәт. Ул көнне «ашыгыч ярдәм» чакырырга туры килде, микроинсульт булган», – дигән.

Әйбәтлегемне күрсәтү өчен язмыйм әле монысын. Күп очракта без игътибарсыз булабыз бит инде. Ишетмибез дә, күрмибез дә. Менә шушы игътибарсызлыгыбыз белән күпме кешене авыр хәлгә куябыз, коткарырга мөмкин булганнарны коткармыйча калабыз икән? Монысын без белмибез дә, белә дә алмыйбыз бугай.

 


Фикер өстәү