Бер бала гаиләсе белән су коенганда бассейнда батып үлгән

Биш яшьлек малай Башкортстанда физкультура-сәламәтләндерү комплексы бассейнында батып үлгән. Бу хакта Башкортостан Республикасы буенча Тикшерү комитетының Тикшерү идарәсе хәбәр итә.

Беренчел мәгълүматларга караганда, малай әнисе һәм тагын өч туганы белән бассейнга килгән. Берникадәр вакыттан соң бала суда үле килеш табыла.

Һәлакәт урынында тикшерү үткәрелгән, суд-медицина экспертизасы билгеләнгән. Булган хәлнең шартларын һәм сәбәпләрен прокуратура билгели. Җинаять эше кузгатылган.


Фикер өстәү