Аквапаркта 13 яшьлек үсмер суга батып үлгән

Аквапарк директоры һәм операторы тоткарланган.

Волгоград өлкәсенең Волжск шәһәре аквапаркында 13 яшьлек малай һәлак булу сәбәпле, аквапарк директоры һәм операторы тоткарланган. Бу хакта ТАСС Россия Тикшерү комитетының төбәк буенча идарәсе җитәкчесе урынбасарының өлкән ярдәмчесе Дарья Буянова сүзләренә таянып яза.

Малай әти-әнисе белән Әстерханнан аквапаркка ял итәргә килгән була. Үсмер, бер таудан төшергә ниятләп, әтисеннән тау астында көтеп торуын сорый, ләкин үзе нигәдер башка тауны сайлый. Берникадәр вакыттан соң бассейнда малайның үле гәүдәсе табыла. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылып, тикшерү оештырылган. 19 яшьлек һәм 21 яшьлек ике коткаручы-инспектор кулга алынган.
Буянова басым ясап әйткәнчә, аквапарк операторы (32 яшьлек ир-ат), шул исәптән аквапаркның ябык зонасында, күзәтү камераларын карап торырга һәм ял итүчеләрне контрольдә тотарга тиеш булган. Телефоны белән мавыгып, баланың фаҗигагә юлыгу мизгелен күрмичә калган. Аквапарк директоры (42 яшьлек ир-ат) вазыйфаларына исә оператор һәм коткаручы-инструкторларның эшен оештыру кергән. Ул фаҗигагә кадәр 5 көн алдан гына эшкә урнашкан булган.


Фикер өстәү