Рөстәм Миңнеханов күпбалалы гаиләләрнең йортларын газга тоташтыру тантанасында катнашты

Бүген Түбән Кама районы Борок авылы микрорайонында күпбалалы гаиләләрнең йортларын челтәр газына тоташтырдылар. Газга тоташтыру тантанасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Түбән Кама районы хакимияте башлыгы Рамил Муллин, “Газпром трансгаз Казан” генераль директоры Рөстәм Усманов һәм башка рәсми кешеләр катнашты.

“Газпром трансгаз Казан” газлаштырып җиткерү программасын тормышка ашыру кысасында Борок авылында 417 җир кишәрлеге чигенә кадәр газүткәргеч сузу – газ кертү кертү эшләрен төгәлләгән.

“Биредә яшәүчеләрне әлеге күренекле вакыйга белән эчкерсез котлыйм! Газлаштыру программасын тормышка ашыруы өчен Президентыбызга, шулай ук дәүләт башлыгы куйган бурычларны лаеклы төстә хәл итүе өчен “Газпром” системасына зур рәхмәт белдерәм”, – дип басым ясап әйтте Татарстан Рәисе.

Яңа сузылган газүткәргечләрнең гомуми озынлыгы 19 чакрым тәшкил итә. Газлаштырып бетерү буенча бүгенгә 77 килешү төзелгән, 44 йорт инде челтәр газына тоташтырылган.

Түбән Кама районы хакимияте башлыгы Рамил Муллин билгеләп үткәнчә, яңа микрорайон актив төстә үстерелә. Газүткәргеч, элемтә чыбыклары сузылган, электр уты кертелгән, юллар төзелә.

Тантана тәмамланганнан соң Рөстәм Миңнеханов күпбалалы гаиләләр, шулай ук газ хезмәтләре белгечләре белән аралашты.


Фикер өстәү