Бүген кияүгә чыгуның яше бармы — танылган гүзәл затларыбызның фикерен белдек

Узган сәхифә темасын дәвам итеп, бу юлы гүзәл затларыбыз белән сөйләштек. Статистика да шул турыда сөйли, болай да күреп торабыз: кызлар да гаилә корырга бик ашыкмый. Бүген кияүгә чыгуның яше бармы? Бу турыда гел искә төшереп торучыларга ни дип җавап бирергә?

 

Зәринә Хәсәншина, җырчы:

– «Кайчан кияүгә чыгасың?» дигән сорауны көн саен ишетәм, әле яшьне дә искә төшерәләр, җитмәсә. Ләкин һәр кешенең – үз вакыты. Шәхсән миңа килгәндә, бәлки, башка максатларны беренче урынга кую да тәэсир иткәндер, чөнки мин беркайчан да кияүгә чыгуны зур хыял һәм иң зур теләгем итеп күрмәдем. Хәзерге заманда «һәр кеше үзе өчен», «син үзеңне сайларга тиеш», «син тормышыңда беренче» кебек кагыйдәләргә нигезләнгән тенденция китте. Бәлки, без, теләсәк тә, теләмәсәк тә, замана карашларына ияреп барабыздыр. Хатын-кыз хәзер ир-аттан да көчлерәк, уңышлырак булырга һәм күбрәк акча эшләргә тырыша. Аның башка максатлары, ул һәрвакыт үз өстендә эшли. Бер яктан, бу яхшы, син шәхес буларак үсәсең, ә икенче яктан, гаилә кору һаман саен арткы планга күчә…

 

Айзилә Батырханова, «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе журналисты:

– Гаилә институты егетләргә гаилә мөнәсәбәтләренә җаваплы карарга өйрәтсә, кызлар да кияүгә чыгу вакытын, тормыш коруны тизләтер иде, дип уйлыйм. Соңгы вакытта кияүдәге хатын-кызларга да тормышны үзләренә алып барырга туры килә. Шуңа да гаиләне алып барырдай ир-ат буласына 100 процент ышаныч белән генә кияүгә чыгу яклымын. «Кияүгә чыгасыңмы әле?» – дип сорыйлар, мин: «Аллаһыдан вакыты җитмәгән», – дип җавап бирәм. Бу чыннан да шулай, никах сәгате сукмаса, аны ашыктырудан мәгънә юк. Әмма сәгать сукканын көтеп утыру да дөрес түгел, диярләр – як-ягыма каранып йөрим. Теләгем шул: иң мөһиме – кешелекле, гаилә һәм бала җанлы ир-ат булсын! Һәм әтиемә охшаган булсын иде!

 

Зәринә Асылкаева, җырчы:

– Кияүгә чыгарга теләгән бик күп чибәр һәм уңышка ирешкән кызларны беләм. Миңа калса, вакыты җитмәгәндер. Һәркемнең – үз язмышы, кемдер башта карьера турында уйлый, шуңа күрә ашыкмый, ә кемдер әле үз мәхәббәтен очратмаган. «Кияүгә чыгарга кирәк», – дип, күбесенчә әти-әнием генә әйтә. Аларга чын мәхәббәтемне очраткач, шундук кияүгә чыгачагымны әйттем. Дөресен әйткәндә, гаиләле буласым килә инде…

 

Гөлинә Шәйхи, «Китап» радиосының тапшырулар мөхәррире:

– Миңа ул сорауны еш бирәләр дип әйтмәс идем. Холыкны белгәнгә күрә, алай туры бәреп сораучы юк. Кешене һәрвакыт синең иҗатыңа караганда, шәхси тормышың күбрәк кызыксындыра, бу – нормаль күренеш. Андыйларга мин гел: «Чакырмаган җиргә бармыйм мин», – дип кенә җавап бирәм. Ә ул сорауга җитдиерәк карасак, яраткан кешемне тапкач та чыгачакмын, насыйп булса. Гаилә кору – минем өчен зур җаваплылык. Иң беренче чиратта мин гел аны бәхетле итә алырмынмы дип уйлыйм. Синең кулда – кеше язмышы. Яратмыйча һәм хәтта яратуның ни икәнен белмәгән парлар барлыгын да беләм. Бу – минем өчен иң куркыныч әйберләрнең берсе. Ә әлегә минем күңел буш. Эзләп табасы иде!..

 

 

Сүз уңаеннан, узган ел Татарстанда бер мең өйләнмәгән ир-атка 1141 кияүдә булмаган хатын-кыз туры килгән. Республиканың ЗАГС идарәсе тәкъдим иткән рәсми саннарга караганда, Татарстанда яшәүче хатын-кызлар беренче сабыйларын күбесенчә 25–29 яшь аралыгында алып кайта.


Фикер өстәү