Владимир Путинның  социаль газлаштыру программасы нигезендә Саба районындагы авылга газ кертелгән

Кичә Саба районында “Газпром трансгаз Казань” җәмгыяте, Татарстан Сәнәгать, сәүдә министрлыгы җитәкчеләре катнашында истәлекле вакыйга  булган: Юлбат  авылында күп балалы гаиләләргә бирелгән җир участогында яңа  газүткәргеч  файдалануга тапшырылган. Бу хакта җирле басма хәбәр итте. 

Яңа  урамда беренчеләрдән булып Гатауллиннар һәм  Сәйфуллиннар  йортлары газга тоташтырылды. Алар моңарчы  өйләрен, аена 10ар  мең сум һәм  артыграк та түләп, электр белэн  җылытканнар. “Үзем дә, ирем дә  авыл хуҗалыгы тармагында  эшлибез. Безнең  йорт АПК  программасы буенча  төзелде. 2020  елның  март  ахырында    күчтек.  Кышны электр белән  җылытып  чыктык. Ут  сүнсә,  чәй дә кайнатып эчә  алмый  идек. Шуңа  да  газ бирелүен түземсезлек белән  көттек. Бүген бик шатлыклы   көнебез. Республика, район җитәкчеләренә бик рәхмәтебез”,– диде “Юлбат” предприятиесе  ашханәсендә эшләүче Тәнзилә Гатауллина. Алар тормыш иптәше  – терлекчелек фермасы операторы  Илмас белән ике  кыз үстерәләр. Камилә мәктәп укучы, Язилә бакчага   йөри.  Тантана барышында район  башлыгы Рәис Миңнеханов  аларны да бүләксез  калдырмады. Гомумән тау башындагы Мәктәп  урамын  яшь гаиләләр барлыкка  китергән. “2021  елда алты  йортка  4 бала  туды,  әле  тагын  бер бәби  көтелә. Өйләребездә барлык уңайлыклар да тудырылган. Инде арендага бирелгән  йортларны газлаштыру  да  тизләнсен   иде”,– ди Дилбәр Садыйкова.

Ике  йортка газ Россия Президенты  Владимир Путинның  социаль газлаштыру программасы нигезендә кертелде. Ягъни шәхси  йортларда  яшәүчеләр үзләренең җир кишәрлеге  чигенә кадәр китерелгән газ өчен бер тиен дә акча  түләргә тиеш  түгел. Чыгымнарны “Газпром” җәмгыяте  үз  өстенә ала, йорт хуҗасына   “зәңгәр  ягулык”ны ягу  миченә кадәр китереп  җиткерәсе генә кала.

“Бүген сезнең  авылда зур бәйрәм. “Сабагаз”  идарәсе коллективына  зур  рәхмәт, чарага тиешенчә әзерләнгәннәр. Файдалануга 1,7 километр  үткәргеч тапшырылуы нәтиҗәсендә авылда потенциаль 37 йорт газга тоташа ала.  Гомумән, республикада бу   программа  уңышы  тормышка  ашырыла. Федераль  җыенда бушлай газлаштыру турында карар кабул ителгәнче үк республика программасына йортларга уңайлы,  экологик чиста ягулыкны йорт  яннарына  китерү эшләре  кертелгән  иде. Без 2021 елда социаль программа буенча 1700 йортны газ белән тәэмин итәргә  уйлыйбыз”,– дип  сөйләде юлбатлыларның шатлыгын  уртаклашырга   килгән  “Газпром трансгаз Казань” җәмгыяте генераль директоры  Рөстәм  Усманов.

Шул  ук  вакытта эксплуатация- җитештерү   идарәләре халыктан йортларга газ торбасы китерү буенча  заявкалар  алуны  дәвам итә. Республикада меңнән артык кеше социаль газлаштыруга  гариза   язган  инде.

 


Фикер өстәү