Татарстанда электр двигателе куелган транспорт хуҗаларын салым түләүдән аза итәргә ниятлиләр

Татарстан Дәүләт Советның Бюджет, салым һәм финанслар комитеты транспорт салымы турындагы республика законына үзгәреш кертү мәсьәләсен карады.

Үзгәреш кергән очракта электр двигателе куелган транспорт (җиңел машина, мотоцикл, мотороллер, автобус, йөк машиналары) хуҗалары 2024 елның 1 гыйнварыннан 2028 елның 31 декабренә хәтле транспорт салымы түләүдән азат ителәчәк. Ә 2029-2030 елларда салым ставкасының яртысын гына түләячәкләр. “Мондый автомобиль хуҗаларына өстенлекләр аларның процентын әкренләп арттырырга мөмкинлек бирәчәк, ә бу, үз чиратында, экологик хәлне яхшыртуга ярдәм итәчәк, бу аеруча Казан кебек эре шәһәрләр өчен актуаль”, – дип саный закон проектын эшләүчеләр.
Ел башында Татарстанда электр двигательле 300ләп транспорт чарасы булган. 2030 елга аларның саны 4 меңгә җитәчәк дип фаразлыйлар.


Риман Гыйлемханов


Фикер өстәү