Татарстанда электромобиль хуҗаларын транспорт салымыннан азат итәчәкләр

Хәзерге вакытта республикада электр двигателе белән тәэмин ителгән нибары 299 транспорт чарасы теркәлгән.

Татарстанда киләсе елның 1 гыйнварыннан электрокар хуҗалары салым ташламаларына ия булачак. Депутатлар VI чакырылыш Дәүләт Советы утырышында шундый карар кабул иткән. Бу хакта “Татарстан24” яза.

Шулай итеп, депутатлар 2024 елның 1 гыйнварыннан 2028 елның 31 декабренә кадәр электромобиль хуҗаларын транспорт салымыннан азат итәргә, ә 2029 елның 1 гыйнварыннан 2030 елның 31 декабренә кадәр электр мотоцикллары, электр җиңел автомобильләре, электр мотороллерлары, электр автобуслары һәм электр йөк машиналары хуҗалары өчен 50 процентлы салым ташламасы кертергә тәкъдим иткәннәр.
Мондый ташламалар республикада электр транспортыннан файдалануга кызыксыну тудыру, зарядка инфраструктурасын үстерү максатыннан кертелә. Бу чараның һавага чыгарылучы зарарлы матдәләрнең кимүенә китерүе көтелә.

Хәзерге вакытта Татарстанда электр двигательле нибары 299 транспорт чарасы теркәлгән. Россия буенча аларның саны 4 мең чамасы тәшкил итә.

Рөстәм Миңнеханов электромобильләр хуҗалары өчен ташламаларны хуплаган. Мондый ташламалар инде Россиянең 35 төбәгендә гамәлдә булып килә икән.


Фикер өстәү