Төнге сугышудан соң Түбән Камада чит ил кешеләре йөри торган кафеларны тикшерергә җыеналар

Социаль челтәрләрдә Түбән Камада берничә кешенең сугышуы сүрәтләнгән видеоязма пәйда булды. Әлеге вакыйгада ике кешенең үлүе турында хәбәрләр таралды. Район башкарма комитетында бу хәбәрне кире кактылар.

3 сентябрьдә Түбән Камаданың Гагарин урамында урнашкан “Султан” кафесында Үзбәкстаннан килгән кешеләр арасында низагъ килеп чыккан. Видеоязмада берничә кешенең сугышуы күренә. Кайбер мәгълүматларга караганда, бу вакыйга бер мигрантның бергә яшәүче хатын-кыз аркасында килеп чыккан. Үлүчеләр юк. Ә башына зыян килгән бер кеше хастаханәдә ята.

Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесенең гадәттән тыш хәлләр, гражданнар оборонасы һәм террорчылыкка каршы эшчәнлек буенча урынбасары Артур Сәлахов сүзләренә караганда, бу кафеда элегрәк тә тишерү уздырылган һәм аның барышында җитешсезлекләр ачыкланган. Ул вакытта кафе Төзүчеләр проспектында урнашкан. Ә аннары аның хуҗалары Гагарин урамына күченгән. Әлеге вакыйгадан соң Түбән Камада чит ил кешеләре йөри торган җәмәгать туклану урыннарын тикшерергә җыеналар.


Фикер өстәү