Татарстанның танылган онкологы вафат булган

Кичә, 28 октябрьдә, Казанда 84 яшендә танылган онколог-табиб, республикада химиотерапиягә, эндоскопиягә һәм маммологиягә нигез салучы Борис Дружков озак авырудан соң вафат булган. Бу турыда Республика клиник онкодиспансерының сайтында хәбәр ителә.

Борис Дружков — Алабуга районында туган. Аның әтисе участок хастаханәсенең баш табибы һәм хирург, әнисе — операция шәфкать туташы була.

Борис Дружков медицинада 60 ел чамасы эшли, 5 меңнән артык операция ясый. «СССР уйлап табучысы», «Казанның мең еллыгы» медале бар. Ул СССРның атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре.

Мәрхүмне соңгы юлга озату иртәгә, 30 октябрьдә, Себер трактында Республика клиник онкодиспансеры янында була. Чара 08.15 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итте Татар-информ.


Фикер өстәү