Бәйрәм алды көннәрендә Балтачтан дүрт гаиләгә яңа йортларына ачкычлар тапшырылды.

Бәйрәм алды көннәрендә Балтачтан дүрт гаиләгә яңа йортларына ачкычлар тапшырылды. «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» федераль программасы нигезендә төзелгән әлеге йортларның хуҗалары — Карык Серма авылыннан Вероника һәм Яков Игънатьевлар, Анастасия һәм Александр Ивановлар, Сосна авылыннан Айгөл һәм Фирзәр Гариповлар, Кариледән Гөлчәчәк һәм Рөстәм Хәсәновларның шатлыкларын, беренчеләрдән булып, ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Ногаев һәм район башлыгы Рамил Нотфуллиннар уртаклашты. «Йортыгыздан бәрәкәт, йөзләрегездән елмаю китмәсен, игелекле нигез булсын»,- дип теләде кунаклар. «Иң зур хыялыбыз чынга ашты, — дип, хуҗалар исә ихлас рәхмәтләрен җиткерде. — Яңа елга иң зур бүләк булды бу».
Районда яшәүче биш һәм аннан күбрәк бала үстергән 25 гаиләгә исә РФ Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон да Яңа ел бүләкләре җибәргән иде


Фикер өстәү