Уфа белән Казан арасында поездлар йөри башлый

9 декабрьдән Уфа белән Казан арасында поездлар йөри башлый. Татарстан башкаласыннан пассажирлар Уфага җөп санлы көннәрдә 125Г номерлы Казан – Самара поездына тагылган вагон белән башта Ульянга кадәр, аннары 392А номерлы Мәскәү – Чиләбе поезды составында Уфага барып җитәчәк.

Казаннан поезд кичке 9 сәгать 20 минутта юлга чыга. Башкортстан пассажирлары так санлы көннәрдә 347 нче номерлы Уфа – Санкт-Петербург поезды составында Ульянга кадәр һәм аннан соң 125 нче Самара – Казан поезды составында Татарстан башкаласына юл тотачак. Казанга поезд иртәнге 6 сәгать 20 минутта килеп җитә.


Фикер өстәү