Президент Нурлат районы башлыгы исеменә Хөкүмәт телеграммасы юллады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшинга Хөкүмәт телеграммасы юллады. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Хөрмәтле Алмаз Сәлим улы!

Сезне һәм Нурлат муниципаль районы игенчеләрен бөртекле культураларны урып-җыюны Татарстанда беренчеләрдән булып төгәлләвегез уңаеннан ихлас күңелдән сәламләү сүзләрен җиткерәм. Бу Нурлат игенчеләренең зур хөрмәткә лаек тырыш хезмәт нәтиҗәсе, һәркемнең югары һөнәри осталыгы һәм гомуми эшкә үзеннән өлеш кертергә омтылу күрсәткече.

Сезнең барыгызны да намуслы хезмәтегез, туган илгә тугрылык үрнәге һәм куелган максатка ирешүдә үҗәтлек күрсәткәнегез өчен рәхмәт белдерәм. Ныклы сәламәтлек, бәхет һәм яңа хезмәт җиңүләре теләп калам», — диелә телеграммада.

 

Моннан тыш, бөртекле культураларны урып-җыюны тәмамлау уңаеннан котлаулар шулай ук Зәй, Кайбыч, Апас муниципаль районнарына җибәрелгән.


Фикер өстәү