Тимер юлда пассажирлар өчен битлек режимы һәм тән температурасын үлчәү гамәлдән чыгарылган

“Россия тимер юллары” поездларда һәм вокзалларда мәҗбүри төстә битлек киеп йөрүне һәм термометрияне гамәлдән алган.

“Россия тимер юллары” ерак араларга йөрүче поездлар пассажирлары өчен һәм вокзаллар өчен кертелгән кайбер чикләүләрне алган. Бу хакта компания үзенең Telegram-каналында хәбәр итә.
“Поездда барганда, пассажирларның тән температруасын үлчәү, шулай ук аларга битлек киеп йөрү һәм вагон-бистро, вагон-рестораннарда социаль дистанция саклау таләбе юкка чыгарыла,” – диелгән хәбәрдә.
Шул ук вакытта поездлар һәм вокзал биналарын дезинфекцияләү дәвам иттереләчәк.
Моннан тыш “РЖД” рейска чыгар алдыннан поезд хезмәткәрләренә ПЦР-тестлар тапшыру, аларга QR-код булдыру, киемнәрен ихтимал инфекциядән эшкәртү таләбен гамәлдән алган. Әмма пассажирлар белән турыдан-туры элемтәгә керүче хезмәткәрләргә битлек кию таләбе калган.


Фикер өстәү