Җәйге каникулларда укучыларга Россия поездлары билетына ташлама ясалачак

Җәйге каникуллар чорында 10 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар Россия буенча ерак араларга йөрүче поездларда билетка 50 процентлы ташлама белән йөри алачак. Бу турыда Горький тимер юлының Казан төбәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Җәйге каникуллар вакытында балаларга юлда йөрүгә махсус ташлама билгеләү традициягә әйләнде. Бу балалар, шул исәптән социаль яктан якланмаган гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр өчен дә, җәй көне ял итәргә һәм яңа урыннарны күрергә мөмкинлек бирү», — диелә хәбәрдә.

Ташлама 1 июньнән 31 августка кадәр укучылар өчен плацкарт һәм гомуми вагоннарга билетлар сатып алганда бирелә, шулай ук Россия эчендә йөри торган поездларда утырту урыны булган вагоннарга да бирелә.

Фикер өстәү