Үзе калсын, төзәтмәләр керсен: Дәүләт Думасы Конституциягә төзәтмәләрне карады

Бүген  Дәүләт Думасында икенче укылышта Конституциягә кертеләчәк үзгәрешләр каралды. «Бердәм Россия» депутаты Валентина Терешкова Дәүләт Думасына Президентлык срокларын чикләүне бетерергә яки хәзерге Президентка сайлауда кабат катнашу мөмкинлеген бирә тәкъдим итте.

Утырышта Россия Президенты Владимир Путин да чыгыш ясады. Ул югары җитәкчелеккә һәм парламентка кагылышлы барлык яңа тәкъдимнәргә аңлатма бирде. Президент срогын чикләүне бетерүне ул хупламады. Аның фикеренчә, кабат сайлануга килгәндә, үзгәртелгәннән соң, Россия Конституциясенә Президентка дәүләт башлыгын сайлауда кабат катнашу мөмкинлеге бирердәй төзәтмә кертергә була.
– Икенче тәкъдим, асылда, теләсә кем өчен чикләүләрне бетерүне аңлата, шул исәптән, хәзерге Президентка да. Һәм киләчәктә сайлауда катнашырга рөхсәт итә. Билгеле инде, ачык һәм көндәшле сайлауда. Моның өчен 22 апрельдә халыкның әлеге төзәтмәгә «әйе» дип җавап бирүе кирәк, әлбәттә. Бу вариант булырга да мөмкин, ләкин моның өчен бер шарт үтәлергә тиеш. Россия Конституция суды бу төзәтмәнең Төп Закон принципларына һәм кагыйдәләренә каршы килмәвен раслаучы рәсми нәтиҗә чыгарырга тиеш, – диде ул.
Шул ук вакытта Президент тагын бер кат Конституциянең үзен үзгәртү яклы булмавын, ә аңа төзәтмәләр генә кертү кирәклеген әйтте.
– Без бит яңа Конституция кабул итмибез, ә кайбер төзәтмәләр генә кертәбез. Шул ук вакытта, тагын бер кат ассызыклыйм: нәтиҗәлелеген күрсәткән Конституциянең үзен үзгәртүне максатка ярашлы түгел дип саныйм. Хәтта Президент хөкүмәте мәсьәләләрен хәл итү өчен дә, – диде Владимир Путин.
Әлеге төзәтмәне 380 кеше хуплады. 43 депутат каршы чыкты. Хупланган үзгәрешләр арасында рус телен дәүләт коручы халык теле итеп билгеләү һәм республикаларның үз милли телләренә дәүләт статусы бирү хокукы турындагысы да бар. Моннан тыш, Конституциядә «бог» сүзен телгә алуны, никах дип ир һәм хатын-кыз берлеген теркәү дә хупланды.
Икенче укылышка әзерләнгән вакытта Дәүләт Думасының дәүләт төзелеше һәм закончылык комитетына барлык фракцияләрдән 400 төзәтмә кергән. Аларның 200 тирәсе исәпкә алынган, 175е кире кагылган. Исегезгә төшерәбез: Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча халык сайлавы 22 апрельдә узачак.


Фикер өстәү