Җәйге каникулда балалар поездда 50 процентлы ташлама белән йөри алачак

Билетларны “Россия Тимер Юллары” кассасында, шулай ук рәсми сайтында яки кушымтасында сатып алган очракта ташлама яслачак.

 10-17 яшьтәге балаларга җәйге каникул чорында поездда йөрүгә 50 процентлы ташлама бирелә. Бу хакта “РЖД” ачык акционерлык җәмгыятенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ерак араларга йөрүче “скорый” һәм пассажир поездларының гомуми, плацкарт вагоннарына, шулай ук тимер юл электр, дизель поездларының 2нче һәм 3нче класслы вагоннарына билетлар сатып алганда ташлама бирелә.

10 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга инде менә икенче ел рәттән җәйге каникулда ике катлы поездларның купе вагоннарында да махсус бәяләр буенча сәяхәт итү мөмкинлеге тудырыла. Ташламалы билетлар “РЖД” кассаларыннан, шулай ук рәсми сайтында яки кушымтасында сатып алганда гамәлдә була. Ташлама, пассажирның яше турында мәгълүмат тутырганда, автомат рәвештә ясала. Урын кирәк-ярагыннан һәм башка хезмәтләрдән файдалануга ташлама күздә тотылмаган.

Поездга утырганда, пассажирларның билетын һәм шәхесен раслаучы документын тикшерәчәкләр.


Фикер өстәү