Бәхеттә дә искә ал. Дингә бәйле 7 сорауга ҖАВАП

Узып баручы елның соңгы көннәрен ваклыйбыз. Яңа елга яңа өмет, хыяллар белән аяк басасы килә. Шул ук вакытта күңелне борчыган сораулар да кала бирә. Бүгенге сәхифәбезне дә укучыларыбызны кызыксындырган сорауларга җавап бирүгә багышларга булдык.

Аларга «Казан нуры» мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Мөхлисов җавап бирде.

– Күптән түгел каенанам мәрхүм булды. Йоласына туры китереп җирләдек. Тик менә бер нәрсәне белеп бетермибез икән. Аның кырыгын кайсы көннән исәплисе? Үлгән көненнәнме? Җирләнгән көненнәнме?

– Күмгән көненнән санала. Коръән ашын берәр көн алдан яки соңрак уздыруның да бернинди куркынычы юк. Сүз уңаеннан шунысын да искәртәсем килә: мәрхүмнең өчесен, җидесен, кырыгын уздыру – күбрәк гореф-гадәт ул. Шәригатебездә конкрет шул вакытта аш уздырырга кирәк, дигән таләп юк. Мөмкинлеге булса, кеше аны уздыра, мөмкинлеге булмыйча, уздырмаса да, гөнаһлы булмый.

– Бала тугач, аның чәчен алмасаң ярыймы? Алсаң, ул чәчне ни эшләтергә? Истәлек итеп сакларга ярыймы?

–  Бала тугач, аның чәчен алу – сөннәт гамәл. Алсаң – саваплы, алмасаң, бик зур гөнаһ түгел. Ләкин сабыйның чәчен алу хәерлерәк. Чөнки баланың чәче тагын да яхшырак үсә башлый. Күзләре дә яхшырак күрә дигән фикер дә яши. Баланың беренче алынган чәчен күмеп куюдан да яхшысы юк. Сакласаң, ул чит кешеләр кулына эләгеп, сихер ясаулары мөмкин.

– Мин сатучы булып эшлим. Исерек ирләр акча сорап килә. Ләкин мин куып җибәрәм. Саранлыктан түгел, эшләмичә, акча теләнеп йөрүләренә ачуым килә. Мин дөрес эшлимме? Болай эшләп гөнаһлы булмыйммы?

–   Әгәр без аларның акчаны аракы алырга тотуын төгәл белсәк, андый очракта акча бирү рөхсәт ителми. Әгәр алар бу акчаны ашарга алырга сораса, акчаны бирергә кирәк. Аракы алырга акча бирәбез икән, алар да, без дә гөнаһлы булабыз. Шуңа күрә сезнең очракта куып җибәрүегез хәерлерәк.

– Намаз укымаучы кеше мөһим эш алдыннан теләге кабул булсын өчен генә тәһәҗҗүд намазы укыса, бу икейөзлелек, гөнаһ саналамы?

– Теләгең кабул булсын өчен генә тәһәҗҗүд намазы укуның бер гөнаһы да юк. Ләкин намазны да укырга кирәк. Кызганыч, без Аллаһы Тәгаләне күбрәк үзебезгә кирәк вакытта, авыр чакта искә төшерәбез. Ләкин теләгән теләгебез тормышка ашса, Аллаһка шөкер дип, «Шөкер» намазын, башка намазларны да укырга кирәк. Пәйгамбәребезнең хәдисләреннән аңлашылганча, әгәр без Аллаһы Тәгаләне үзебезгә рәхәт, җиңел вакытта искә алсак, Аллаһы Тәгалә безне авырлык, кыенлык килгән вакытта искә алачак.

– Авылга кайткач, 1,9 яшьлек улым белән зиратка кергән идем. «Бала белән керергә ярамый», – дип кисәтү ясадылар. Балаларга зиратка керергә ярамыймыни?

– Бала белән зиратка керергә ярый. Моны кем тыйган? «Ярамый, ник кердегез, бу – гөнаһ», – дип әйтүче дәлилен дә китерсен. Әгәр хатын-кызның күрем вакыты түгел икән, баласы белән зиратка кереп, дога кылып чыгуның бер гөнаһы да юк. Бу тәрбия ягыннан да мөһим адым бит. Бала да зиратка йөрергә, мәрхүмнәр рухына дога кылырга кирәклеген күреп, белеп үсә.

– Өй каршындагы чыршы бик нык үсте. Багана чыбыкларына тиеп тора. Өй каршындагы чыршыны киссәң, нигезгә кайгы килә, йорттагы ир заты үлә, диләр. Бу чынлап та шулаймы икән? Безгә ни эшләргә?

– Дөресен генә әйткәндә, агачлар Аллаһы Тәгаләне искә алып, зекер әйтеп торалар. Ләкин әгәр бу агач комачаулый икән, аны кисәргә кирәк. Моның бернинди зыяны да юк. Нигезгә кайгы килә, кеше үлә дигән сүзләр исә – хорафат кына. Без, мөселманнар, тәкъдиргә ышанабыз. Аллаһы Тәгалә нәрсә насыйп иткән, нәрсә язган, шул була. Агач кисү аңа бәйле түгел.

– Яңа елда бер-береңә ел символы төшкән магнит, ашъяулык ише әйберләр бүләк итсәң ярыймы?

– Бу – четерекле мәсьәлә. Без, мөселманнар, яңа елны – яңа көн, яңа ел исәбе, яңа календарь башлану итеп карыйбыз. Аллаһы Тәгаләдән, хәерле еллар булса иде, саулык-сәламәтлек, изгелекләр белән үткәрергә язса иде, дип сорыйбыз. Бу бәйрәм чын мөселман бәйрәме түгел. Шуңа күрә үзебезнең мөселман бәйрәмнәрен, Корбан, Ураза гаете кебек бәйрәмнәребезне, башка шундый истәлекле дини, милли бәйрәмнәрне билгеләп үтсәк иде. Үзебезнең бәйрәм бүләкләрен бирсәк, яхшырак була. Ел символы төшкән бүләкләр бирешмәү хәерлерәк.

– Бүген берәү хәләл кибеттән краб таякчыклары ала. Бәясе – 160 сум, дигәч, борылып карарга мәҗбүр булдым. 30 сумлык шул краб таякчыгын, хәләл дип, ничә тапкыр арттырып саталар. «Ничек хәләл була ала соң ул?» – дип сорадым аптырап. Сатучы эндәшмәде. Сез ничек уйлыйсыз, краб таякчыклары хәләл була аламы? Бәлки, мин ялгышамдыр.

– Бу мәсьәләдә атаклы дин галимнәре арасында да төрле фикер яши. Кайбер галимнәр мөселманнарга краб таякчыгы ашарга ярый, икенчеләре, ярамый, дип саный. Краб таякчыкларының күбесе балыктан ясала. Кайберләренә, кызыл төс кертү өчен, кармин дигән матдә кушыла. Ул бөҗәкләрдән алына. Менә шул кармин  кушылмаган краб таякчыгын хәләл дип әйтәләр. Бу очракта кеше үзе карый: әгәр Аллаһы Тәгаләдән курка икән, ул шикле ризыкны алмый, хәләлне алырга тырыша. Яшерен-батырын түгел, күп кенә сатучылар, хәләл дип, ризык бәясен икеләтә-өчләтә арттыра. Болай эшләмәсеннәр иде. Әгәр артык кыйбатка сатсаң, кешенең хәләлгә акчасы җитмичә, хәрамга кереп китәргә мөмкин.

 


Фикер өстәү