Укытучылар, сез – дөньяның күчәре!

5 октябрь – Халыкара укытучылар көне

Элек тә дөнья укытучы тирәсендә әйләнсә, бүген дә шулай. Аларны берни дә –  роботлар да, компьютерлар да алыштыра алмый. Укытучы кадерен әти-әниләр читтән торып укыганда яхшырак аңлый башлады кебек. Мәктәпкә кайчан укытырга кайтасыз инде, без сезне бик сагындык, дигән сүзләр аларның кирәклеген тагын бер кат раслады. Ә сез укытучыларыгызны сагынасызмы?

Бибинур  Хөснуллина,  Казанда яшәүче 101 яшьлек укытучы:

– Укучыларым бәйрәмнәрдә, Укытучылар көнендә генә түгел, башка вакытта да хәлемне белешеп торалар. Элек открытка җибәрсәләр, хәзер телефон заманы бит. Шалтыратып котлагач та, бик сөенәм. Димәк, хезмәтем бушка китмәгән. Мин Кама Тамагы районының Кыртапа авылында тудым. Үземнең укытучыларымны бик яхшы хәтерлим. Беренче укытучым Әминә апа язарга, укырга өйрәтте. Эре хәрефләр белән язылган бик зур бер китап бар иде. Барыбыз да шуннан укыдык. Дәфтәрләр юк, иске китап араларына язып укый идек. Барый абый Ганиев – тарих, география фәннәре укытучысы. География укытучысы булып китүем аңа бәйле. Сыйныфта тыңламый торган бер генә бала да юк иде.

Җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, Спас педагогика техникумына укырга кердем. 1938 елда юллама буенча Югары Ослан районының Мәмәтхуҗа җидееллык мәктәбенә эшкә җибәрделәр. Миңа үземнән дә озынрак 4 нче сыйныф укучыларын укытырга туры килде. Алар – 16.  Миңа «апа» дип дәштеләр. Яныма  килеп: «Апа, бераз усалрак булыгыз, безне куркытыр өчен чыбык алып керегез, яме», – дип әйтүләре истә калган. Ничек чыбык алып керим инде, безне  кыйнарга өйрәтмәделәр, дия идем. Усал була алмыйм, педагогика ысуллары андый түгел. Үзең яхшы булсаң, укучыларың да шундый булачак, дигән кагыйдәдән беркайчан да читкә тайпылмадым.

Васил Шәйхразыев,  Татарстан Премьер-министры урынбасары:

–  Укытучы һөнәр генә түгел, аны гаиләнең бер зур кешесе, туганы дип әйтергә була. Башлангыч сыйныфта  Римма апа белән Вәли  абый белем бирде. Вәли абый бакыйлыкка күчте, урыны оҗмахта булсын. Урта белем алганда, укытучылар күбәйде. Аларның барысы да кадерле. Ник дигәндә, төпле белем дә, тәрбия дә бирделәр. Элек тә укытучы һөнәрен зурладык, хәзер дә олылыйбыз. Ул – остаз. Без аны шулай дип атарга тиеш. Бүген мәктәпне белем бирү урыны дип кенә карасак, дөрес булмаячак, югалтулар да күбрәк булачак. Кошның ике канаты булган кебек, белем белән тәрбия икесе дә тигез булырга тиеш. Август киңәшмәсендә туган телдә укыту мәсьәләсе дә күтәрелде. Әти-әниләр балаларын туган телдә укытырга оялмасыннар иде.

 

 Илсур Һадиуллин, Татарстан мәгариф һәм фән министры:

– Мәктәп елларын, укытучыларны күңел аша уздырганда, кемнәр генә искә төшми. Аларның күбесе бакыйлыкка күчте инде. Без Совет системасында укыдык, әхлак, тәртип көчле иде. Кеше башына басып йөрү дигән әйбер булмады. Олыны – олы, кечене кече итү канга сеңдерелде. Башлангычта укыткан мәрхүмә әнием Газзәбикә Хәбибрахман кызын еш искә төшерәм. Ул – мине тәрбияләгән, укыткан, тормышка әзерләгән кеше. Аны берничек тә әйтмичә калып булмый. Үз әниемне әйтү, бәлкем, бик килешеп тә бетмидер, әмма сүзләрем аның рухына дога булып  барсын иде. Рус теле укытучысы Фәридә Харис кызы безне Казаннан килеп укытты, ул да мәрхүмә. Мин – химия укытучысы. Әлеге фәнне 7 нче сыйныфтан Халидә Нуретдин кызы укыта башлады, аннан Суфия Гаяз кызы дәвам итте, ул бүген лаеклы ялда. Аның такта янына басып химияне  аңлатуы, һәр хәрәкәте бездә химиягә мәхәббәт уятты. Әлфия Вәлиевна, Рәис Габдрахманович, Рәфыйк Газизович, Петр Иванович, Валентина Петровна, сыйныф җитәкчем Лидия Семеновна, рус теленнән укыткан Җамалия Шәмсиевна… Алар  бик күп. Мин укытучыларымны бәйрәм белән котлыйм. Исәннәренә саулык, күңел тынычлыгы, укучыларының тормышта югалмыйча яшәүләрен телим.

Василий Иванов, Кукмара районы блогеры:

– Бәлкем, математика укытучысы Раушания апаның сүзен тыңлаган булсам, мин дә «кемдер» булган булыр идем. Ул миңа физика, математика юнәлеше буенча укырга барырга киңәш иткән иде. Алгебра, геометрия, физика фәннәреннән «4ле» һәм «5ле» билгеләренә генә укыдым. Янил училищесында Фаил абый юл хәрәкәте кагыйдәләрен бик яхшы итеп өйрәтте. Укытучыларның төрлесе бар. Минемчә, укытучы, иң беренче чиратта, баланы аермаска тиеш. Әти-әнинең дәрәҗәсенә, гаилә хәленә карап билге куючылар да бар. Бай гаиләсеннән булсаң, яхшы укымасаң да, әйбәт билге куярга мөмкиннәр. Гади кеше баласына «3ле» дә ярый.

Васил Гарифулин, КФУның милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы мөдире, профессор, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе:

– Мин Теләче районының Югары Кибәхуҗа мәктәбендә укыдым. Рус теле һәм әдәбиятыннан кечерәк сыйныфларда Равил абый Галәвиев укытты. Ул – мине  журналистикага алып килгән шәхес. Заманында үзе дә район газеталарына языша иде. Мәктәптә стена газеталары конкурсын зурлап уздыра, бөтен балаларны шигырь, хикәя, мәкалә язарга җәлеп итә. Мин дә кече яшьтән шигырьләр, район газетасына мәкаләләр яза башладым. Равил абый аларны төзәтеп-редакцияләп кенә калмый, мәктәп машинкасында пичәтләп үк бирә иде.

Хәтеремдә, район газетасына берничә еллар буе бик актив язышкач, Сабадан  мине «Җиңү байрагы» газетасына эшкә чакырырга дип редактор Хөснулла абый Шәфигуллин килгән иде. Мәктәп директоры Хәниф Мансурович Шаһиев бүлмәсенә чакырып сөйләштеләр. «Мин сигезенче класста гына укыйм бит әле», – дим. «Тугыз белән унны Сабада укып бетерерсең», – ди Хөснулла ага. Уйлап карарга булдым. Шунда мине Равил абый эзләп тапты. «Юләрләнмә, – ди бу. – Син анда бик тиз яначаксың. Сиңа әле төпле белем алырга, ныгырга кирәк. Урта мәктәп кенә түгел, университет тәмамларга, тормыш тәҗрибәсе тупларга кирәк. Шунсыз журналистикада эшләргә ярамый». Күндерде Равил абый. Сабага китәргә ризалашмадым. Дөрес эшләгәнмен икән, анысын үсә төшкәч кенә аңладым.

Лилия Гыймазова, «Ватаным Татарстан» газетасы журналисты:

– 10–11 нче сыйныфларда класс җитәкчебез Ринат Миннегаян улы Хәйруллин иде. Чамалыйсыздыр инде: җитлегеп килгән вакыт, элек гадәти күренгән нәрсәләргә йә ярсыган, йә бөтенләй игътибар итмәгән чор. Сабыйлыктагы самимилекнең тиребездән куба башлаган чагы. Тагын ике елдан яңа тормыш башлыйсы. Аңа өстәп, имтиханнар белән куркыталар. Рухың сынарга тора. Физик яктан да авыр. Һәрхәлдә, ул еллар шул яклары белән дә истә калган. Ринат абый безне яхшы аңлаган, күрәсең.

Ул ике ел эчендә булган вакыйгаларның барысын да санасаң, артык озакка китәр. 10 нчы сыйныфта җыелышып концерт куюлар турында сөйлим әле. Юк, беребез дә сәхнә кешеләре булмадык. Бәлки, «әлегә» дип өстәү хәерлерәктер бу урында. Ләкин сәгать ярым, ике сәгатьлек тамаша күрсәтә идек. Якын-тирәдәге авылларга «гастрольләр» белән дә йөрдек әле. Яшерен-батырын түгел, имтихан белән каткан башны бу бик җебетми күк тоела иде. Арылгандыр да инде. Ләкин кызык иде ул чаклар. Алты бөртекнең һәркайсында кимендә өч вазыйфа: җырчы, биюче, нәфис сүз остасы, музыка коралында уйнаучы, гимнаст, чәчтараш, визажист, стилист – бәлки, санап та бетермәгәнмендер. Идеядән алып аны тормышка ашыруга кадәр шактый көч түгелә. Гадәттә, идея авторы – бу процесста иң нык борчылучы кеше. Ринат абый тәкъдиме белән куелган бу концертлар аның таләпчән һәм принципиаль булуы аркасында да яхшы узды ул. Хәзер уйлыйм инде: элек ул миңа урыны-урыны белән кырысрак тоела иде (билгеле, шулай булырга тиешлеген аңлый идем үзем), бу аның безнең өчен үз балалары өчен борчылган кебек җан атуыннан булмаган микән?

Ринат абый безгә гел: «Уку белән генә чикләнмибез, балалар!» – дия килде. Ял итүнең ямен һәм тәмен күрсәтте. Бәлки, мин моны элек аңлап җиткермәгәнмендер. Кешенең табигате шундый бит инде ул. Ни генә булса да, тормышымда яхшы укытучылар шактый булды. Иң мөһиме, хәзер мин кайчандыр бүгенгемә өлеш керткән мөгаллимнәргә зур хөрмәт белән карыйм һәм чын күңелдән һөнәри бәйрәмнәре белән тәбриклим!

Сәрия Мифтахова әзерләде

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

 

 


Фикер өстәү