Иң күп хезмәт хакы алган кешеләр яшәгән шәһәрләр билгеле

Белгечләр иң күп хезмәт хакы алган кешеләр яшәгән 100 шәһәр исемлеген атады. Рейтинг рәсми статистикада күрсәтелгән уртача хезмәт хакы һәм кулланучылар тупланмасы бәясенә (халыкның сатып алу мөмкинлеге күрсәткече. – Ред.) нигезләнеп төзелгән.

Татарстан башкаласы бу исемлектә – 20 нче урында. Казанда уртача хезмәт хакы 47,5 мең сум икән. Бу якынча 3,09 җыелмага җитә. Белгечләр башкалада яшәүчеләрнең кереме бер ел эчендә 12,7 процентка арткан дип тә искәртә.

Татарстанның тагын бер шәһәре исемлекнең 54 нче урынын били. Чаллыда яшәүчеләр уртача 39 мең сум  акча ала икән.

Иң күп хезмәт хакы алучылар яшәгән төбәк – Салехард. Монда керем 106 мең сумны тәшкил итә.


Фикер өстәү