Путин Әтиләр көнен билгеләп үтү турындагы карарны имзалаган

Россиядә Әтиләр көне октябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтеләчәк. Бу хактагы карарны Россия Президенты Владимир Путин имзалаган.

Документта әлеге көн «гаилә институтын ныгыту һәм балаларны тәрбияләүдә әтинең әһәмиятен арттыру максатларында» билгеләнгән диелә.

Быелның июлендә Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы октябрьнең өченче якшәмбесендә Әтиләр көнен бәйрәм итәргә тәкъдим иткән иде.


Фикер өстәү