«Хәзерге заманда ир-атның роле үзгәрде»: әти тәрбиясе нинди булырга тиеш?

Быел Әтиләр көнен зурлап уздыралар. Билгеле булганча, күптән түгел Россия Президенты Владимир Путин Әтиләр көнен октябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтү турында карар чыгарды. Документта бу көн «гаилә институтын ныгыту һәм балаларны тәрбияләүдә әтинең әһәмиятен арттыру максатларында» билгеләнгән диелә. Әти тәрбиясе нинди булырга тиеш? Безнең җәмгыятьтә җитәрлекме ул? Без шул хакта белештек.

«Малайларны үз үрнәгемдә тәрбиялим»

Татарстанның атказанган артисты Илназ Баһ гаиләсендә өч ул тәрбияләнә. Аның фикеренчә, балаларны алтын урталыкны саклап тәрбияләргә кирәк.

– Артык азындырырга да, артыгын сүгәргә дә ярамый. Шуңа күрә назы да, шелтәсе дә булырга тиеш. Бер узганда кочаклап аласың, икенче узганда кисәтү ясыйсың. Малайларны шулай тәрбияләргә тырышам да, – ди ул. – Әниләре белән чагыштырганда, мин катырак торам. Чөнки малайлар белән башкача булмый. Балаларны эш белән тәрбияләргә тырышабыз. Кышын кар чистарталар, җәен бакчада булышалар, машина юалар инде алар. Уллары да кайчандыр әти булачак кешеләр. Эшкә өйрәнеп үссеннәр, үз гаиләләрендә тәртип урнаштыра белсеннәр дим.

Балаларны гаиләдә чын ир-ат итеп тәрбияләр өчен нәрсә эшләргә кирәк? Илназ әйтүенчә, аның өчен малайларның техниканы яхшы белүләре мөһим, чөнки ир-атның кулы эшкә ятарга тиеш, ди ул.

– Велосипедтан башлап тракторга кадәр сүтеп-җыярга өйрәнергә тиеш алар. Монда мин беренче чиратта үрнәк күрсәтәм. Өйдә бөтен эш коралы бар минем. Утын киссәм, малайларны ияртеп чыгам. Төзелеш эшләре белән мавыксам, кадак суырттырам. Үз кулларым белән кычыткан чапкыч ясадым да малайлар шуны сынап карады. Миңа беренче процесс кызык булса, балаларга икенчесе рәхәт.  Икенчедән, безнең гаилә иҗади булгач, балаларның да шуңа тартылуын теләдек. Шуңа күрә безнең өчен аларның бер музыкаль инструментта уйный белүләре мөһим иде. Өченчедән, җаваплы булулары кирәк, әлбәттә.

Илназ үзе дә өч малайлы гаиләдә тәрбияләнгән. Ул – төпчеге.

– Безнең өйдә әни таләпчәнрәк иде. Ләкин барыбер: «Әтиегезгә әйтәм!» – дигән сүз мөһим роль уйный иде. Чынлыкта шелтә аның үзеннән ешрак эләгә иде, – диде Илназ.

Тигез хокук

Әмма һәр гаиләдә дә болай түгел. «Әтиләр берлеге» төбәкара иҗтимагый берләшмәсе җитәкчесе Юрий Соленов фикеренчә, әти булырга өйрәтергә, моның өчен махсус чаралар уздыру да артык түгел.

– 2009 елда кызыклы статистикага игътибар иттек. Ул вакытта АКШта яшәүче әтиләр көненә – 42 минут, Кытайдагылар исә 52 минут вакытларын бары тик балаларына гына багышлаган. Ә ул елларда Россиядәге әтиләрнең нибары 6 минут вакытын гына балалары белән шөгыльләнүгә багышлаулары билгеле булды. Монда сүз «сыйфатлы» вакыт турында бара, әлбәттә. Без бу хәлне ничек үзгәртеп була икән, дип уйлана башладык. Кызганыч, ул елларда әти булырга махсус өйрәтмиләр иде. Шуннан соң акрынлап курслар, Татарстанда ата-аналар университеты барлыкка килде. Һәм аның кысасында без әтиләр өчен курс ачтык. Башта 10–15 ир-ат килсә, соңрак бу сан 200–300гә җитте. Ә 2010 елда Әтиләр парадына 1500 әти үзенең баласын җитәкләп килде. Шул вакытта без аларның өйрәнергә әзер икәнлеген аңладык, тик аларга ярдәм кирәк иде, – диде ул.

Татарстан Фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәге директоры, социологик фәннәр докторы Чулпан Илдарханова Россиянең фундаменталь тикшеренүләр фонды белән берлектә «Демографик кризис шартларында Россия ир-атларының генератив тәртибе» дигән фәнни проектны тормышка ашыра башлаган. Биредә алар ир-атларның ата булуларын (отцовство) өч яссылыкта – медицина, социаль-фәлсәфи һәм социаль-юридик юнәлешләрдә өйрәнгән.

– Демографик үсештә төп күрсәткеч – гомер озынлыгы, – ди ул. – Россия төбәкләре арасында Татарстан ир-атлары гомер озынлыгы буенча 12 нче урында тора. Алар уртача 67 яшькә кадәр яши. Бу – хатын-кызларныкыннан 10 елга кыскарак дигән сүз.

Чулпан Илдарханова әйтүенчә, соңгы 14 елда хезмәткә яраклы яшьтәге ир-атларның үлеме ике тапкыр кимегән.

Ир-атларның һәм хатын-кызларның гомер озынлыгындагы аерма махсус чаралар күрергә кирәклеген аңлата. Җәмгыять моны үз-үзен саклап калу өчен эшләргә тиеш. Шул ук вакытта ир-атларның гомер озынлыгы кыска булу сәбәпләре  табибка мөрәҗәгать итмәве, көчсезлеген күрсәтергә теләмәве дә, – ди ул.

Галимә фикеренчә, 28–32 яшьлек ир-атларның күпчелеге гаилә кору, бала тәрбияләү өчен әзерлексез. Алар уздырган социаль сораштыру нәтиҗәләре буенча, «Ни өчен гаилә корырга булдыгыз?» – дигән сорауга бу категориягә керүче яшьләрнең һәр өчесе: «Буйдак, дип әйтүләрдән туйдым», – дип җавап биргән. 38–42 яшьлекләр өчен мәхәббәт мөһим түгел икән. Бу категориягә керүче ир-атларның һәр дүртесе: «Үземә тотрыклы тормыш телим», – дип җавап биргән.

Болардан кала, тикшеренү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, ир-ат үз гаиләсендә яңа тәртипләр, яңа кагыйдәләр кертә икән. Ягъни балаларын һәрвакытта да үз әтисе үрнәгендә тәрбияләми.

– Хәзерге заманда ир-атның һәм хатын-кызның роле үзгәрде. Барлык өлкәдә дә ике җенес вәкиле тигез хокуклы булырга омтыла. Бу хәл шул исәптән гаиләдә дә, ир һәм хатын бурычларын билгеләүдә дә күзәтелә. Хатын-кызларның гаилә башлыкларын бала тәрбияләүгә күбрәк җәлеп итәселәре килә. Моның өчен шартлар тудырырга һәм бу мәсьәләләрдә яңа мөнәсәбәт булдырырга кирәк. Әлеге максатлардан без ир-ат мәнфәгатьләре турындагы стратегияне эшләдек, – диде Чулпан Илдарханова.

«Гаилә бәхетле булсын өчен әти кирәк»

«Борис Кузнецов исемендәге Казан кадет мәктәбе-интернаты» директоры Рәис Юнысов әйтүенчә, аларның уку йортындагы малайларның яртысыннан күбрәге әтисез гаиләләрдә тәрбияләнә.

– Шуңа күрә алар безгә килә дә инде, – ди ул. – Без исә үз чиратыбызда шул бушлыкны тутырырга тырышабыз. Килеп чыгамы, юкмы – анысын инде дөнья күрсәтә. Тик шунысын әйтә алам: егетләребезнең барысы да диярлек җаваплы булырга өйрәнә. Лаеклы кешеләр үстерергә тырышабыз.

Шулай да, җитәкче әйтүенчә, гаиләдә әти тәрбиясе бик мөһим.

– Чын ир-ат үстерер өчен аның янәшәсендә тәртипле, намуслы кешеләр булу кирәк. Бу беренче чиратта – әти кеше. Бары тик ул гына гаилә каршындагы җаваплылыкка, хатын-кызны яратырга һәм хөрмәт итәргә, балаларын яратырга өйрәтә ала. Шушылар һәр гаиләдә булганда гына Татарстанда гаилә һәм әтиләр институты бар, дип әйтә алабыз. Ул вакытта гаилә кыйммәтләрен дә аңлау күпкә тирәнрәк булыр иде. Гаиләдән соң Ватанга мәхәббәт тәрбияләнә. Балаларны без: «Җәннәт – әниләрнең аяк астында», – дип өйрәтәбез. Әни булса, гаилә була. Ләкин гаилә бәхетле булсын өчен аны финанс яктан кайгыртып торучы әти булу кирәк әле. Ир-ат гаиләсен туендырырга, балаларына һәм хатынына тынычлык, бәхет бүләк итәргә тиеш, – диде Рәис Юнысов.

Социаль гаиләдә әтинең роле нинди?

  • Баланы әти-әнинең икесе дә тәрбияләргә тиеш – 80 процент.
  • Баланы тәрбияләр өчен әтинең декрет ялына чыгуы гадәти күренеш – 77 процент.
  • Әтинең төп роле – акча эшләү – 52 процент.

 Ир-атның нинди уңай сыйфатлары әти тәрбиясен формалаштыра?

  • Хатын-кызга хөрмәт – 41 процент.
  • Кыюлык – 32 процент.
  • Җаваплылык, үз сүзендә тора белү – 30 процент.
  • Хезмәт сөючәнлек – 16 процент.
  • Максатчанлык – 11 процент.

Бөтенроссия җәмгыять фикерен өйрәнү үзәге һәм «Иҗтимагый фикер» фонды  күрсәткечләре буенча

 Сез ни өчен бала телисез?

  • Нәсел дәвам итәр өчен – 17 процент.
  • Балалар – минем дәвамым – 14 процент.
  • Балалар яратам, аларны тәрбиялисем килә – 12 процент.

Сез әтиегезгә охшарга теләр идегезме?

  • Әйе, ул минем өчен үрнәк – 25,2 процент.
  • Кайбер сыйфатларын үземә өлге итеп алыр идем, кайберләрен – юк – 48,4 процент.
  • Юк, теләмим – 26,4 процент.

Әти тәрбиясеннән аерылып торган тәрбия моделен сайлау сәбәпләре:

  • Әти-әнием миңа аз игътибар бирде – 29 процент.
  • Әти-әнием минем кызыксынуларымны, хобби, башлангычларымны хупламады – 13 процент.
  • Әти-әнием бервакытта да минем фикер белән санлашмады – 12 процент.

Татарстан Фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәге уздырган сораштыру нәтиҗәләре. Сораштыруда Татарстаннан һәм Вологодск өлкәсеннән 1353 ир-ат катнашкан.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү