Казан алтыны… табылыр дигән өмет бар

Бу фикерне «Тайна золотого запаса России, или история «казанского» колчаковского золота» дип аталган китапны тәкъдим итү кичәсендә аның авторы, тарихчы Равил Ибраһимов җиткерде.

Эзләнү

Бу – Равил Ибраһимовның 25 еллык хезмәт җимеше. Шунысын да әйтик: Россиянең алтын запасы юкка чыгу турындагы архив материаллары хәзерге көнгә кадәр «яшерен» тамгасын йөртә. Шундук сорау туа: автор тарихи китабын нинди документларга нигезләнеп язган?

– Институтны тәмамлагач, – ди автор, – мин Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә эшләдем. Кызыксынып китеп, шушы темага кагылышлы документларны җыя бардым. Аннан миңа АКШка, Калифорния штатына барып чыгарга туры килде. Язмыш кушуыдыр инде, анда революция вакытында Россиядә хезмәт иткән ветеран офицерлар белән очраштым. Казаннан икәнемне белгәч, тарихчы да булгач, алар Россиянең  алтын запасы турындагы үзләрендә сакланган материалларны миңа бирергә булдылар. Өлкән яшьтә булып, күбесе 80нән узган иде инде. Китапта бернинди уйдырма да юк, нигезендә әнә шул документлар ята.

Дәүләт банкы

Ни өчен Россия империясе вакытында да, революциядән соң да  ил байлыгы Казанда тупланган? Бу сорауга җавап элеккеге Зур Проломная, хәзерге Бауман урамындагы дәүләт банкы бинасына бәйле булып чыкты. Россия империясенең дәүләт банкына Александр II указы белән 1860 елның 31 маенда, реформалардан соң нигез салына. Казан бүлеге исә 1864 елның 15 июнендә  Кремльдә сафка баса. Әгәр Зур Проломная урамында хәзинә саклау урыннары белән яңа бина төзелмәсә, Казан банкы, бәлки, тарихка кереп тә калмас иде. «Алтын келәтләре»н карап чыкканнан соң, Мәскәүдән килгән кабул итүче комиссия болай дип язып калдыра: «Алтын саклау өчен бик уңайлы. Шәһәр халкы ышанычлы». Бер ай элек кенә Беренче Бөтендөнья сугышы башланганлыктан, яңа бинага яшерен генә күченәләр.

Алтын яңгыры

Россия Беренче Бөтендөнья сугышына 1914 елның 1 августында керә. Сентябрь ахырында банкның яңа идарәчесе яшерен шифр белән сугылган телеграмма ала. Анда тимер юл вокзалында 77 тонна алтын коелмасы төялгән махсус транспортны кабул итеп, кораллы сак астында «алтын келәт»кә урнаштырырга кушыла. Соңрак Казанга 6500 ???? алтын коелмасы килә. Бу – зур эшнең башы гына була әле.

1915 елның 19 июнендә алтын Петроградтан китерелә. Банкның Себердәге, Мәскәү, Самара, Тамбов, Козель шәһәрләрендәге бүлекләре бөтен байлыкларын Казанга таба юллыйлар. Революциядән соң Россия империясенең алтын запасы пролетариат диктатурасына күчә. Юридик яктан ул халыкныкы булып санала. 1918 елның маенда, немецлар Мәскәү юнәлешенә юл алгач, Владимир Ленин Казандагы алтын запасы өчен борчылуын белдерә. Хәрбиләр аңа бернинди дә куркыныч юклыгын дәлиллиләр. Әмма Казандагы алтын запасы ул вакыттагы вакыйгаларга үзе үк төсмер бирә дә инде.  Мондый байлыкка хуҗа булу большевикларның да күзләрен кыздыра, каршы якны да үзенә чакыра. Казанны яулап алу  генштаб подполковнигы Владимир Каппельгә тапшырыла. Банктагы алтынны сакларга исә полковник Иоаким Вацетисның  латыш укчылары полкы һәм Мулланур Вахитов җитәкчелегендәге интернациональ батальонның татар мөселманнары алына.

Дошман якынлаша. Мәскәү алтын запасын эвакуацияләү көне итеп 1918 елның 5 августын билгели. Әмма соң була инде. Нәкъ шул көнне чех легионерлары Казанны артиллерия утына тоталар. Шәһәрдә паника куба. Көндезге сәгать 11ләрдә Каппельнең 400 офицеры банктан ике чакрым гына ераклыктагы Постау бистәсенә, ә Поповка, Кукушкино һәм Татар зираты тирәсендә чех легионерлары мөселман отрядларына һөҗүм итә.  1918 елның 7 августында, иртәнге сәгать  4тә  серб легионерлары банкка бәреп керә һәм идарәче урынын били.

Эшелон

Владимир Каппель Казаннан алтынны чыгару өчен бик үзенчәлекле юл уйлап таба. Банк янына  шәһәрдә булган 30 трамвайны китертә. Ул вакытта трамвай юлы Зур Проломная урамыннан Адмиралтейство бистәсендәге Елга портына кадәр сузылган була. Алтынны трамвайларга 20 тәүлек буена көн-төн төйиләр. Кара эшне татарлар башкара. Шулай итеп, бар байлык Самарага китә.

Сан

20 көн эчендә Казаннан биш пароходта һәм бер баржада Россиядәге алтын запасының 73 проценты чыгарыла. Гомуми авырлыгы 80 мең пот була: 8399 әрҗә коелган һәм пластиналардагы алтын, 2468 капчык алтын акча, 18 сумка һәм 900 әрҗә көмеш, акча ассигнацияләре. Шулай ук төрле чит дәүләтләрнең алтын акчалары.

Самарада 40 махсус вагоннан торган «алтын эшелон» төзелә, 12 вагон сак хезмәткәрләре өчен тәгаенләнә. Эшелон, Уфа, Чиләбе шәһәрләрен үтеп, 13 ноябрь көнне Омскига килеп җитә. 18 ноябрьдә адмирал Колчак Омскида  Россиянең Югары идарәчесе дип игълан ителә һәм барлык алтын запаслары аның карамагына күчә. «Алтын эшелон» гел Колчак янәшәсендә була. Әмма 1920 елның гыйнвар аенда чех командованиесе адмиралны тоткарлый һәм, чехларны эвакуацияләү өчен килешү төзү җәһәтеннән, Кызыл армиягә тапшыра. 7 февральдә Колчак Иркутскида судсыз-нисез атып үтерелә. 1920 елның 18 мартында Владимир Ленин «алтын эшелон» калдыкларын кире Казанга кайтару турында фәрман чыгара. Дөрес, Колчак карамагында булганда алтын инде 250 тоннадан артыкка кимегән була. Акча белән санаганда, бу –  41 миллион сум дигән сүз. Хәер, адмирал кулына эләккәнче үк, алтынның шактый өлеше юкка чыга.

Талау

Равил Ибраһимов алтын запасы дүрт тапкыр вәхшиләрчә таланган дип фаразлый.

Беренчесе. Җинаять 1918 елның август ахыры – сентябрь башында Казанда кылына. Бу җинаятькә ачылган оператив эш «Алтын руно» дип атала һәм хәзергә кадәр архивларда «яшерен» тамгасы белән саклана.

Икенчесе. 1919 елның 31 октябрендә, Көнчыгышка юл алу өчен  алтын запасын вагоннарга төягәндә, 60 мең сум алтын акча белән бер капчык юкка чыга. Күләме чагыштырмача аз булганлыктан, белгечләр монысына әллә ни игътибар бирмиләр.

Өченчесе. Бу талау Себердә Зима һәм  Тыреть станцияләре арасында була. 1920 елның 11 гыйнварында 13 әрҗә алтын акча урлана.

Дүртенчесе. Адмирал Колчак Россиянең алтын запасын дәүләт байлыгы итеп саный. Аның язмышы большевикларны җиңгәч хәл ителер дип уйлый. Әмма сугышны алып бару өчен акча кирәк була. Шуңа күрә 1919 елның мартында акча «чүлмәге»н ачарга карар кылына. Дүрт эшелонны Владивостокка җибәрәләр. Һәр тиен акча, һәр коелма исәптә була. 1919 елның сентябрендә Чита шәһәрендә атаман Григорий Семенов бишенче эшелонны кулга төшерә. Анда 44 миллион сумлык алтын була. Соңрак ул 29 миллионын армия ихтыяҗларына тотуы, ә 15ен расписка белән японнарга тапшыруы турында күрсәтмәләр бирә. Эмиграция вакытында Семенов «История моей борьбы с большевиками» дигән китап яза. Икенче Бөек Ватан сугышы тәмамланганнан соң, СССР җинаятьчене үз кулларына тапшыруын сорый.

Собакинодагы хәзинә

Казан тирәсендә алтын эзләүчеләр күп була. Хәтта чит илләрдән дә киләләр. Болар барысы да беренче фараз белән бәйле. Күләме күп булганлыктан, 1918 елның 28 августында Самарага бөтен байлыкны да төяп җибәрә алмыйлар. Аннан соңгы көннәрдә исә су буйлап җибәрергә мөмкинлек калмый: Кама Тамагы территориясенә Петроградтан миноносец килә. Аклар командованиесе калган алтынны кая булса дә яшерергә карар кыла. Бары тик большевиклар кулына гына эләкмәсен. Августның соңгы көннәрендә калган алтынны җигүле атларга төйиләр. Документлардан күренгәнчә, «алтын конвой» Балык рәтләрен үтә, Грузин урамына чыга. Шәһәрне чыкканда сул якта чиркәү кала. Ул вакытта Арча зираты белән бүгенге Горький паркы урнашкан урыннар шәһәр чите була. Аннан Себер тракты буенча тимер юлны кисеп үтәләр һәм Нократ – Уржум трактына чыгалар. Биектаудан 7 чакрым ераклыктагы Собакино (бүгенге Калинино) авылыннан соң урманнар башлана. Олы юлдан авыл юлына чыккач, тагын өч чакрым баралар. Урман эчендә зур бер чокыр янына туктыйлар. Хәзинәне күмәләр…

Мәгълүматлардан күренгәнчә, конвой составыннан бер кеше генә исән кала. Ул – поляк Константин Ветеско. Канга батып яткан җирдән аны крестьяннар табып алалар да, дәвалап, аякка бастыралар. Ул шунда шактый яши әле, еш кына чокыр янына барып кайта. Шушы җирлекнең планын төзи. Тик тиф авыруы аны аяктан ега. Үзе янына абыйсы Вячеславны чакыра. Ул вакытта Польша Россия составында була. Энесен җирләгәч, абыйсы кире туган иленә кайтып китә. Чокыр янына барырга насыйп булмый аңа, аның каравы энесе биргән акчага утар сатып ала, гаилә кора. Тик Казандагы алтын запасы аңа тынгылык бирми. Танышлары аша элемтәгә кереп, Франция һәм Бөекбритания белән бергәләп,  алтын эзләү экспедициясе оештыруга ирешә. 1929 елның 1 октябрендә өч илнең вәкилләре Казан вокзалына аяк баса. Тирә-яктагы авылларга 16 экспедиция ясыйлар. Тик билгеле бер сәбәпләр аркасында, Россия аларның эшчәнлеген туктатырга мәҗбүр була.

Алтын запасының табыласына ышанычыгыз бармы? Мөгаен, бу – китап авторына бирелгән сораулар арасында иң кызыксындырганы булгандыр. «Өмет бар», – диде Равил Ибраһимов һәм серле генә елмайды. «Өч-дүрт айдан бу китап өстәмәләр белән чыгачак, чөнки керми калган документлар бихисап әле», – диде ул.

Китап авторы булачак фильмыннан өзекләр дә күрсәтте. Китап эше тәмамлангач та, кино төшерү белән шөгыльләнмәкче ул. Кем белә, 25 еллык эшнең төп ноктасы булып, хәзинә дә табылып куяр әле.

Фәния Әхмәтҗанова

 


Фикер өстәү