Татарстаннан 23 яшьлек Рәдис Бакиров Украинадагы махсус операциядә һәлак булган

«Алга» батальонының 23 яшьлек сугышчысы Рәдис Бакиров Украинадагы махсус хәрби операциядә һәлак булаган. Бу хакта «Апас-информ» газетасы яза.

Үз теләге белән киткән егетнең үлем сәбәпләре һәм шартлары хәбәр ителми.

Рәдис Югары Ындырчы авылында туган. Җирле мәктәптә, аннары Тәтеш гражданнарны яклау көллиятендә укыган. Махсус операция башланганчы, оборона министрлыгында контракт төзеп хезмәт иткән була. Хезмәтеннән китә һәм 2022 елның җәендә «Алга»га керергә карар кабул итә.

Аны 15 октябрьдә туган ягында җирләгәннәр.


Фикер өстәү