Тешләрне ничек сакларга соң? Борчымаса, кагылмаска кирәк

Теш сызлаудан да яманы юк. Кемнәрдер тизрәк табибка барса, кайберәүләр дару төймәләре белән авыртуны басуны өстен күрә. Тешләрне ничек сакларга соң? Табибка кайчан барырга? Теш сызлауга түзәргә ярыймы? Әлеге сорауларга 9 нчы стоматология поликлиникасы хирургы Илнур Әхмәтов белән җавап эзләдек.

– Тешләрне яшьтән сакларга кирәк. Тешнең ныклыгы аны һәрдаим чистартып торуга гына түгел, ничек туклануга да карый, – ди табиб. – Әгәр азык начар чәйнәлсә, вакланып бетмәсә һәм җитәрлек дәрәҗәдә юешләнмәсә, организм аны начар үзләштерә. Шунлыктан ашказаны һәм эчәкләрнең эшчәнлеге бозыла. Теш авырулары башка органнарга да зыян сала. Әмма аны кеше сизми генә. Әйтик, теш аркасында йөрәк, буыннар, бөерләрдә авырулар барлыкка килә, теш казналары һәм яңаклар ялкынсына. Кан агуланып, кеше үләргә дә мөмкин.

Табиб, сабый балага 6 ай вакытында беренче тешләр чыга башлый, ди. Ике-өч яшькә кадәр аның авызында 20 теше булырга тиеш. Даими тешләр элек 7 яшьтән чыкса, хәзерге заман баласының инде биш яшендә барлыкка килә икән.

– Күкрәк сөте имгән сабыйларның тешләре нык була. Балаларның тешләре череп, үзе төшсә, тагын да әйбәт, – ди Илнур Әхмәтов. – Әти-әнигә баласына тешләрне сакларга кирәклеген даими аңлатып тору кирәк. Элек без көнгә ике мәртәбә чистартырга кирәк дисәк, хәзер моны ашаган саен эшләргә тәкъдим итәбез. Ашаганнан соң авызны җылымса су белән чайкау да файдага. Ризыкны гел бер як белән генә чәйнәү дә киңәш ителми. Шулай ук гел йомшак ризыклар гына ашарга да ярамый. Болай эшләгәндә тешләрнең көче кими һәм алар тиз бозыла башлыйлар. Шуңа күрә чи яшелчәләр дә ашарга кирәк. Теш авырулары арасында иң еш очрый торганы – кариес. Бу вакытта теш авыртмый. Аны бары тик табиб кына күреп ала. Әгәр кариес эмальдән дентинга күчсә, тештә тишекләр барлыкка килә. Бу вакытта теш әледән-әле авыртып торырга мөмкин. Кайбер чакта теш салкын яки кайнарны сизә дибез, бу шул инде.

Кариес нәтиҗәсендә, эмаль һәм дентин аша микроблар пульпага үтеп кереп, аны бозалар. Пульпит вакытында теш төнлә һәм кинәт авыртып сызлый. Мондый тешне дәвалау озаккарак сузыла. Күп очракта авырту басылгач, табибка барып тормыйлар. Әмма болай эшләргә ярамый. Чөнки пульпасы (нервы) үлгән теш – микроблар үрчер өчен бик уңайлы урын. Тамырдагы каналлар аша микроблар периодонтка үтеп кереп, аның ялкынсынуын – периодонтит китереп чыгара. Табибка вакытында барганда мондый тешне дәвалап була әле. Ә инде соңга калган очракта, инфекция теш казнасына күчеп, сөяк ялкынсынуын (остеомиелит) барлыкка китерә. Бу очракта температура күтәрелә, яңак шешә. Мондый тешне алдырырга туры киләчәк.

Илнур Әхмәтов, акыл тешләрен үзем белгәнчә, тәртип белән алам, ди.

– Акыл тешен алдыру күпләрне куркыта. Әмма аның берние дә юк. Ул да башкалары кебек инде. Әмма акыл теше борчымаса, аңа кагылмаска кирәк. Хәзер тешләрне тигезләү модага кереп китте. Кайчакта, брикет куйдыра идем дип, берни эшләмәгән акыл тешен дә алуымны сорап киләләр. Алып җибәрәм инде. Әмма ул тешне алудан берни үзгәрми. Тешләр 25 яшькә чыгып бетә, аңкаудагы сөякләр 19 яшьтә үсүдән туктый. Алган теш урыны 20 елдан соң гына үзгәрә башлый, – ди ул. – Мин көненә 100 теш алам. Аларны чиләккә салсаң, яртысы тула. Тешне дәвалаучы табиблар миңа дип җибәрә икән, бу тешне алмыйча калмыйм. Тагын шунысы бар: хирургка кешеләр алдырырга кирәк булгач кына килә. Беркайчан да саклап калып булырдай тешне очратмадым.

Күп очракта теш алдырырга куркабыз. Илнур Әхмәтов исә, бар да табибтан тора, ди.

– Кайчак зур гәүдәле ир-атлар да калтырап утыра. Әмма бер алдыргач, икенче килгәндә курыкмыйлар. Әгәр пациент белән үзара аңлашсаң, эшләү җиңел. Теш алдырырга килгәнсез икән, табибка ышану кирәк. Шулай ук табибның кешелекле булуы, җылы сүзеңне кызганмавы да мөһим. Авыруны бер сүз терелтә, диләр бит әле. Теш авыртканда андый сүзләрне кызганмаска кирәк, – ди табиб. – Мин һәр эшемне бисмилла белән башлыйм. Хәтта башка милләттән булган авырулар да, теге догаңны әйт әле, диләр. Шөкер, алган теш урыннары тиз төзәлә дә. Быел бер генә кеше дә, өзлегеп, кире килмәде. Тешләр сызлап интекмәс өчен бер генә киңәш – вакытында табибка йөрегез. Елга бер тапкыр тешләрне күрсәтеп тору кирәк. Ипотека түлисен онытмыйбыз бит, тешләрне дә онытмыйк һәм саклыйк.

Табиб киңәше

– Тешләрне ашаган саен чистарт.

– Теш щеткасын ешрак алыштыр. Һәр кешенең үз теш щеткасы булырга тиеш.

– Ашаганнан соң авызыңны чайка.

– Тештәге калдыкларны махсус җеп белән ал.

– Төрле температурадагы ризык­ларны бер-бер артлы ашама.

– Алма, кишер, суган һәм сарымсак тешләр өчен бик файдалы.

Теш алдырткач

– Алдырган көнне авызны чайкарга ярамый.

– Авыр эшләр эшләмәскә, иелмәскә.

– Җылы киенергә кирәк.

– 1 сәгатьтән – эчәргә, ике сәгатьтән ашарга ярый.

Ниләр ашарга

Тешләр өчен составында фтор һәм кальций булган ризыклар кирәк. Фтор балык, әстерхан чикләвеге, ипи һәм чәйдә бар. Кальцийга миндаль, ногыт борчагы, соя, кунжут, йөзем, күрәгә һ.б. бай. Сөт продуктларын даими кулланыгыз. Шулай ук кәбестә, салат яфрагы, укроп һәм петрушка, кузгалак теш өчен бик кирәк.

 

Үзем сынадым

Шешенүдән котылдым

Аякларым шешеп тилмертте. Ни генә эшләп карасам да, ярдәм итми иде. Бер танышым рецепт бирде. Шуны эшләп, шешенүдән котылдым. Шуны сезгә дә тәкъдим итәм.

Өч литрлы банкага бер стакан солы юып салдым, өстенә кайнатып суытылган су агыздым. Аны караңгы урында 4–5 тапкыр болгатып, бер тәүлек тоттым. Аннан сөзеп, суыткычка куйдым. Солы суын күпме эчә аласыз, шуның кадәр эчегез. Шушы төнәтмәне эчә башлагач, аякларымның шешенүе бетте.

Зөһрә Насыйбуллина

Чаллы

 

 


Фикер өстәү