«Балаларын тәки берьялгызы аякка бастырган»: тормыш иптәшен югалткан Алексей язмышы

Ялгыз ана… Бу төшенчәгә күнегеп барабыз кебек. Әтисез ятимнәргә (бәлки аларның күплеге сәбәпчедер) артык әһәмият бирмибез. Ни дисәң дә, күпчелек әниләр балаларын ятимлекне сиздерми үстерергә сәләтле. Андыйлар янәшәсендә балалары хакына ялгызлыкка күнеп, бер үзе сокланырлык итеп үстерә алучы әтиләр булу – бу дөньяның иң олы мәрхәмәтедер.

Бу аңлашыла да. Хатын-кыз кайгыртуыннан, ана җылысыннан башка балалар үстерү дә, тормыш алып бару да ир-атка җиңелләрдән түгел. Бу – бик сирәкләр генә күтәрә алырлык йөк. Язмам герое – Балтач районының Карык-Сөрмә авылында яшәүче Алексей Васильев әнә шул сирәкләрнең берсе. Өч ятим кызын бер үзе күпләр сокланырлык итеп үстерә, тәрбияли алган Алексей турында моннан күп еллар элек – әле кызлары кечкенә чакта язган идем. Бер көн күрәм, район газетасының Инстаграм битендә Алексей һәм кызлары турында кыска гына хәбәр: «2003 елда тормыш иптәшен кинәт югалткач, аның кулында өч кыз бала кала… Олысына – 14, иң кечесенә 2 яшь тә тулмаган була. Авыр булса да, Алексей түзә, бер үзе кызларын аякка бастыра! Олы кызы Людмила Якимова – республикада удмурт телендә тәрбия бирүчеләр конкурсы җиңүчесе, икенчесе Мария шулай ук педагог һөнәрен сайлаган. Тормышта. Кечеләре Диана Казанда табиб булырга укый». Алексей өчен сөенүләрем! Теләсә кайсы фильмның сюжеты булырга лаеклы язмыш сынавын уңышлы үткән аның кебекләр бәхеткә бик лаек. Балалары бәхете өчен гомере буе тырышкан Әти кешенең бүгенгесе һәм киләчәге имин, матур булса иде инде.

…Әнисе-әбисе тәрбиясендә үсә Алексей. Шунлыктан бик иртә кул арасына керә, йорттагы барча ир-егетләр эшен үз өстенә ала. Тик бу кадәр нужа бабай камытының җиңеле генә була шул. Хәсрәт-авырлык дигәнең 19 яшьтән егет башына бер-бер артлы өелә. Хабаровск өлкәсендә армиядә хезмәт итүче егеткә «әниең үлде» дигән телеграмма килә. Авылга кайтса, анда 80не үткән, инде урын өстендә ятучы әбисе һәм икенче сыйныфта укучы сеңлесе Антонида гына. Әбисен кадер-хөрмәт күрсәтеп, соңгы юлга озата, бик тырышып сеңлесен карап үстерә Алексей. Үзе сөйкемле, эчми-тартмый, тырыш-тәртипле дигән даны таралган егеткә үзе кебек чибәр, уңган-булган кыз насыйп була. Аны шактый ерактан, Сизнер авылыннан алып кайта.

Шунысы кызык (язмыш бүләге – Алексейга һәм аның ятим кызларына, чыннан да, киләчәктә зур бүләк була ул): бер гаиләдә үскән өч кыз да шушы авылга килен булып төшә. Өстәвенә ике кыз – терәлеп торган күршеләр. Өч гаилә үзара дус булып, аралашып, бер-берсенә ярдәмләшеп яши.

Алексей белән Наталья бер дигән яңа йорт, абзар-кура җиткерәләр, сеңелләре Антониданы зурлап кияүгә бирәләр, берсеннән-берсе акыллы, чибәр өч кызлары үсеп килә… Тик унбиш елга якын булган тигез, матур гомер дисбесе 2003 елның 27 мартында шартлап өзелә. Районда барган удмурт-мари фестивалендә катнашу өчен өеннән очынып чыгып киткән 32 яшьлек Натальяның берничә сәгатьтән җансыз гәүдәсен алып кайталар.

Сәхнәне дер селкетеп биеп чыккан Наталья сәхнә артында кинәт үзен начар хис итә, аңын югалта, беренче ярдәм күрсәтү файда бирми, «ашыгыч ярдәм» машинасы килеп җиткәнче вафат була. Аңа кадәр бер мәртәбә дә авырыйм димәгән Натальяга табиблар соңыннан тромбофлебит дигән диагноз куя. Моңа кадәр үзешчән сәнгатьтә кайнап яшәгән, бер генә концерт-конкурслардан да читтә калмаган була ул… Алексей белән өйдә балаларының һәрвакыт тамагы тук, караулы булуларына ышанмаса, билгеле, кичләрен Наталья болай иркенләп йөри алмас иде.

14, 12 яшьлек Людмила, Мария, 1 яшь тә дүрт айлык, әле күкрәк сөте белән туенучы Диана белән берьялгызы калганда ниләр кичергәндер дә бу олы хәсрәткә Алексей ничек түзгәндер… Ярый әле, Натальяның әнисе, сеңелләре Нина белән Надя, янәшәдә яшәүче Нинаның каенанасы Дуня түти, үзенең сеңлесе ярдәм кулы суза. Әнисе үлеп, күп тә үтми, нәни Диананың үпкәсенә салкын тия, хастаханәдә дәваланырга кирәк. Алексей өйне, кызларны ташлап китә алмый. Дуня түти сабый белән хастаханәгә ята, ә Алексей көн саен 7–8 чакрым ераклыктагы хастаханә арасын таптый…

Балалар үскән чакта мондый авырлыклар шактый була. Балаларына якын булу өчен башлангыч мәктәпкә ярты штатка газ котельные операторы булып урнаша ул. Хезмәт хакы зур булмый, балаларга бирелә торган пособиега кушкач, ярап тора. Җәйге чорда эше бетеп торса да, балалар бакчасы булмаганлыктан, Дианасын калдырып китә, җайлы-җайсыз эшкә урнаша алмый. Үзе тырышып сыер-сарыклар асрый, умарталар тота – иш янына куш дигәндәй, башкалардан ким яшәмиләр.

…Еллар үткән, балаларын тәки берьялгызы аякка бастырган икән Алексей… Ул чакта ук уку алдынгысы булган кызларын укыту, укытучы-тәрбияче итү турында хыялланган иде ул. Хыяллары чынга ашкан, димәк.

«…Биредә ятимлек кычкырып тормый. Ул күпне күргән Алексейның йөрәк түрендә, көлгәндә дә түгелергә әзер торган моң тулы күзләрендә… Әмма аның белән сөйләшкәндә күңелдәге жәлләү хисләрен ихлас соклану күмеп китә. Балаларның ышанычлы, сыңар булса да, көчле канат астында булулары күңелгә юаныч бирә», – дип язганмын ул чакта. Ялгышмаганмын.

Гөлсинә Хәбибуллина


«Балаларын тәки берьялгызы аякка бастырган»: тормыш иптәшен югалткан Алексей язмышы” язмасына фикерләр

  1. Бу кешегэ саулык сэламэтлек бирсен ходаем, алдагы тормышыда яхшы булсын, бик зур йорэкле, тырыш кеше.

Фикер өстәү