БИБИНУР КЕМ УЛ? Аяз Гыйләҗевнең «Җомга көн, кич белән…» әсәрендәге серләрне ачабыз

Һәрберебезнең язучы тормышы үзенчәлекләре, татарның иң әһәмиятле әсәрләренә бәйле яшерен фактларны беләсе килә. Әлеге серләрне әдип, аның гаиләсе, геройларның прототиплары гына ача ала. Нәкъ менә пәрдә артында калган фактларны ачыклау өчен, без «Бөекләр эзеннән» дигән яңа сәхифә башлап җибәрәбез. Ул Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән әзерләнә. Беренче чыгарылышыбыз Аяз Гыйләҗевнең  «Җомга көн, кич белән…» әсәренә багышланды.

Бибинур ул – мин инде. Аяз Гыйләҗев очрашуларда, «Җомга көн, кич белән» әсәре турында сүз чыкканда, әнә шулай дип әйтә торган булган. Ни өчен ул үзен Бибинур белән тиңләштергән? Ни өчен Бибинур әсәрдә исән кала алмаган? Гомумән, «Җомга көн, кич белән» ничә вариантта иҗат ителгән? Әсәрне укыган саен сораулар арта, пәрдә артында калган фактларны, хәлләрне ачыкларга әдипнең хатыны Нәкыя Гыйләҗева, уллары – галим Искәндәр Гыйләҗев, драматург Мансур Гыйләҗев ярдәм итте.

Әсәрнең прототибы кем?

Язучының хатыны Нәкыя Гыйләҗева бу хакта менә ниләр сөйләде:

– Аяз, әсәр язганда кемне дә булса күз алдында тотып яза идем, дип әйтә иде. Бу юлы ул Зәй районының Баграж авылында яшәүчеләрдән кемнәрнедер күз алдына китереп язды. Әсәрнең төп каһарманы Бибинур – мин үзем.  Без бит үбешеп, сөешеп кенә яшәмәгән, эш тә булган, дөнья куган, балалар үстергән. Кычкырышкан вакытларда Аязга: «Син миннән Шәмсегаян ясадың, Бибинур ясадың», – дип әйтә идем. Аның прототибы – мин инде ул. «Прототибы кем?» дигән сорау бөтен кешене кызыксындыра. Аяз чыгыш ясаган чакларда, «Бибинур кем ул?» дип сорау бирәләр иде аңа. Ул, күкрәген кагып: «Бибинур  ул – мин», – ди торган иде.

Иҗат нәрсә ул?

Әдипнең улы, галим Искәндәр Гыйләҗев бу хакта олыгайгач уйлана:

– Хәзер инде олыгайгач, әтинең иҗат итүен искә төшерәм дә шундый нәрсәләр турында уйланам. Без яшь чакта, әти бик актив иҗат иткән вакытта, язучының эшчәнлеген чын-чынлап аңлап бетермәгәнбез. Хәзер үзем дә кулга каләм алгач, тарихи- иҗади эш белән шөгыльләнгән вакытта гына, иҗат кешесенең нинди авыр тормыш белән яшәвен аңлыйм. Чөнки илһам – бик четерекле, бик мәкерле нәрсә. Аның килүе бар, килмәве бар. Кеше җәфалана. Һәм дөресен әйткәндә, тагын бер нәрсәне соңрак аңлый башлыйсың: иҗат иткәндә әсәрең синең эчеңдә өлгерергә тиеш. Син аны сизмисең дә, ә ул синең күңелеңдә өлгерә, күз алдыңда өлгерә. Әти шулай янып-көеп яшәгән бит ул.

Әсәр ничә ел язылган?

Нәкыя Гыйләҗева әйтүенчә, әсәр сигез ел языла:

– 1960 елның гыйнварында иде бугай, «Киек каз юлыннан» пьесасы куелгач, аны Переделкино бистәсенә, драматурглар семинарына чакырдылар. Шунда баргач, ул машинкалар сата торган кибеткә дә керә. Ул чакта гадәти машинкалар юк, шифрлары кечкенә, үзең белән алып йөртә торганы гына бар икән. Аяз шуннан «Колибри» машинкасын алып кайтты. Кая гына барса да, шул машинкасында яза иде. «Җомга көн кич белән»не дә ул чит җирләрдә шушы машинкада язды. Әсәрне 1972 елдан башлап 1980 елга кадәр иҗат итте. Кояш Тимбиковага язган хатында: «Бүген сезнең тарафларга повестьны җибәрәм», – дигән юллар бар. Бу – 1979 елның 26 октябре.

Әсәрнең кыйммәте нәрсәдә?

Мансур Гыйләҗев:

– Әтигә Бибинур образы, аның язмышы, ул яшәгән мохит шулкадәр якын булган. Ул үзе дә шул язмыш белән яшәгән, дип уйлыйм мин. Шуңа күрә ул әсәр 8 ел дәвамында язылган. Әти Бибинурны үтерергә ашыкмаган. Гәрчә төрле вариантлар булган, кайбер вариантта Бибинур исән калган. Ләкин соңыннан аңлаган: бу дөрес түгел. Кеше язмышы, аны башыннан ахырына кадәр анализлыйсың, өйрәнәсең икән, тирән мәгънәдә, кешенең тумышыннан аның үлеменә кадәр тасвирланырга тиеш.

Шушы әсәргә нигезләнеп, «Бибинур» исемле сценарий яздым. Аның нигезендә Юрий Фетинг нәфис фильм төшерде. Ул бөтендөнья халыкара фестивальләрдә катнашты һәм бик зур бәяләр, премияләр алды. Димәк, Бибинур язмышы безнең милләткә генә түгел, бөтен милләтләргә кызык булган. Чөнки анда дөньядагы бөтен кешеләрне берләштерә торган фикер бар. Кешенең гомеренә җитмәгән мәхәббәт. Бибинур күңелендә булган мәхәббәтен бушка сарыф итмәгән, саклап кала алган. Үлем көненә кадәр…

Искәндәр Гыйләҗев:

– Әсәрнең иң зур кыйммәте: әти бу әсәрдә (үзенең, бәлки, төп әсәрендә) бер яктан –  бик сәер, икенче яктан караганда, изге кешене күрсәтә. Кайбер укучы, бәлки, аны дивана дип тә кабул итәдер. Ләкин Бибинур – гаҗәеп катлаулы, бик тирән мәгънәле образ. Менә бу – иң әһәмиятлесе, минемчә.

Нәкыя Гыйләҗева:

– Адлер Тимергалинның «Миллият сүзлеге»ндә Бибинур турында Нәкый Исәнбәт сүзләре китерелгән. «Биби» «икеләтә изге» дигәнне аңлата икән. Байлык, изгелек мәгънәсендә килә. Төп фикерне Аяз герое Җиһангир Сәфәргалин аша әйттерә. Ул Бибинурга изгелекне таратырга сәяхәткә чыгып китүче дигән мәгънәне бирергә тырыша.  Бу фикерне ул башында ук эпиграф сыман язып куя. 1981 елда «Җомга көн, кич белән»  китапка атама булып чыкты. Шушы китап өчен Аяз Тукай бүләген алды. Китапка «Өч аршын җир», «Әтәч менгән читәнгә» әсәрләре дә кергән.

«Җомга көн, кич белән»  – яшертен сәясәткә каршы иҗат ителгән әсәр. Әдип безнең җәмгыятьнең яшәешенә каршы чыга, шуңа күрә әсәрнең исеменә аерата игътибар бирә. Җомга көн бит ул, ә кич белән нинди  вакыйгалар була. Җомга көн ул – мөселман дөньясының изге көне. Динебезгә кайтыйк, иман китсә, милләтне югалтабыз, безне фаҗигале язмыш көтә, дип кисәткән әсәр бу.

Белгеч фикере

Миләүшә Хәбетдинова, әдәбият галиме, КФУ доценты:

– Аяз Гыйләҗев бу әсәрне җитмешенче елларда яза башлаган, чөнки ул бу чорда әтисе турында язарга хыялланган була. Һәм шушы елларда ул «Мең чакрымлы юл», «Мәхәббәт һәм нәфрәт», «Җомга көн, кич белән», «Әтәч менгән читәнгә», «Яра» әсәрләрен тудыра. «Җомга көн, кич белән»не яза башлаганда, ул ялгыз картлык темасына мөрәҗәгать итә. Чөнки бу елларда рус әдәбиятында Паустовскийның «Йөрәктәге яралар», «Телеграмма» дигән әсәре басылып чыга. Ә Аяз абый бу язучыны ярата һәм хөрмәт итә. Федор Абрамов, Распутин да шушы темага әсәрләр яздылар. Татар дөньясында исә Әмирхан Еникинең «Әйтелмәгән васыят»е үз урынын алды. Аяз абый, уйлана торгач, икенче темага басым ясарга була. Чөнки 1970–1980 нче елларда татар мәдрәсәләрен тәмамлаган буын бакыйлыкка күчә башлый. Алар белән бергә мәдәният, йолалар да китә… Аяз абый җәмгыятьтә коррозия башланганны күрә. Чөнки совет системасы патриархаль система белән каршылыкка керде. Әдип бу әсәр белән чаң кага, «мин үзем – Бибинур» дип искәртә килә. Җомга көн – ислам дине килгән көн генә түгел, бу көнне ахырзаман да киләчәк. Аяз абый бу әсәр аркылы татар дөньясында кичебез килеп җитте, туктамасак, картлар кулыннан алтын чылбырны алып калмасак, бетәбез, дип кычкыра. Ислам бит ул – татарның тормышы, яшәеше. Шуңа күрә героиня изге көн тәмамлангач, кич белән үлә. Ничек инде, дип аптырап калабыз без. Аның гөнаһы нәрсәдә? Татар тәнкыйтьчеләреннән кемгәдер бу карчыкның мәхәббәте ошамады. Кемдер характеры зәгыйфь дип әйтте. Аяз Гыйләҗев исә Бибинур мисалында совет әбиләренең гөнаһларын күрсәтте. Бибинур балаларны тәбрияләүне хезмәттә һәм ашатуда күрде. Ә менә рухи тәрбия, үзенең гаиләсендә алган тәрбияне һәм гореф-гадәтләрне ул балаларына тапшырмады. Олыгайгач, Галикәй кулын сорап килгәч кенә, ул бүген нинди көн, сишәмбеме, бу көнне мондый зур эшләрне башларга ярыймы, дип уйлана. Йолаларны онытканына төшенә һәм азрак гомерем булса, йола буенча яшәр идем, дип көрсенә. Милләт язмышы – ана кулында. Аяз абый нәкъ менә шул хакта кисәтте дә инде

Гөлинә Гыймадова

 

 


Фикер өстәү