32 яшьлек ир-егет машина астында калып һәлак булган

Башкортстанның Авыргазы районында 8 ноябрь кичендә Уфа — Ырынбур автомобиль юлының 60нчы чакрымында җәяүлене бәрдергәннәр.

ЮХХДИ мәгълүматларына караганда, Зианчура районында яшәүче 30 яшьлек ир-егет «Hyundai Accent» автомобилендә Туймазы районында яшәүче 32 яшьлек кешене бәрдергән. Полиция хезмәткәрләре белдерүенчә, җәяүле юл кагыйдәләрен бозмыйча юл аша чыгып барган булган.

Кызганычка каршы, ир-егет авария урынында үлгән. Машина йөртүче дә тән җәрәхәтләре алган. ЮХИДИ хезмәткәрләре бу хәл буенча тикшерү башлаган.


Фикер өстәү