«ВТ» бүләген откан Әнисә ханым: «Безгә эләгер димәгән идем»

Тагын бер тугры дустыбызны сөендердек. Июль ае язылучылары арасында уйнаткан бүләгебез – тандырны Зәй  районының Дүрт Мунча авылында яшәүче Хәсәншиннар гаиләсе отты. Газетаны гаилә башлыгы Рәмис абый исеменә яздырсалар да, квитанцияне уенда катнашу өчен хатыны Әнисә ханым җибәргән.

«Узган ел мини-тракторга да өметләнгән идек, әмма анысы безгә чыкмады. Мин бит бүләк өчен генә укымыйм сезне. Гомерем буе, бер хәреф калдырмыйча, «Социалистик Татарстан» чагыннан бирле укып барам», – ди Әнисә Хәсәншина.

Газетаны яратуы, анда эшләүчеләрне хөрмәт итүе әллә каян сизелеп тора. «ВТ»ны һәр гаилә укырлык газета, дип атады.  Үзе дә заманнан калышмый, интернет белән дә дус.  Шулай булса да, газетаның өйгә килүен дүрт күз белән көтә икән.

– Башта язмаларны сайтка кереп укыйм. Аннары кәгазь вариантын көтәм. Күпме генә укысам да туймыйм. Бер хәрефен төшереп калдырмыйм. Ирем дә газетаны бик ярата. Бүләк отканны шалтыратып әйткәч, бик сөендек. Безгә эләгер димәгән идем. Әле моңа кадәр бер әйбер дә откан юк иде. Барысын да үзебез эшләп таба идек, – ди ул.

Әнисә ападан авыллары хакында да сораштык.

– Бик тату яшибез. Авылда 140лап хуҗалык бар. Өлкәннәребез күп. Яшьләр дә бар. Күңел шунысына сөенә: авылыбыз яши әле. Элеккеге төсле колхозлар булмаса да, агрофирмабыз гөрләп эшли. Халык күпләп мал тота. Үзебез дә сыерлар асрыйбыз, үгезләребез бар. Җәйге чорда күп итеп кош-корт алабыз, – диде ул.

Рәмис абый гомере буе механизатор булып эшли. Әнисә апа исә мәктәптә җыештыручы булган, пенсиядә. Улларының – үз тормышы, хатыны белән ике бала үстерәләр икән.

– Балалар бик тә шашлык ярата. Бу тандырның безгә эләгүенә әле дә ышанып бетеп булмый әле. Алла боерса, рәхәтләнеп кулланырбыз инде. Караган саен сезне искә алырбыз. Күп еллар газетаны алдырып барганыбыз өчен нинди зур бүләк булды бит, – ди Әнисә апа. – Редакция коллективына зур рәхмәт! Укучыларны хөрмәт итеп, төрле бәйгеләр уздырып торганыгызга күңел сөенә. Башкалар нидер отса да, шатланабыз без. Иң мөһиме – игътибар бит. Менә шунысы өчен аерым рәхмәт. Киләчәктә язылучыларыгыз артып кына торсын.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү