Урманга кермәскә, шырпыга тимәскә. Президент иминлекне арттырырга кушты

Ерактагы Якутия, күршедәге Мари Иле генә түгел. Урманнар яну куркынычы Татарстанда да бар. Президент Рөстәм Миңнеханов алдан чарасын күрергә, барысына да әзер булып торырга кушты. Быел республикада 13 урман янгыны теркәлгән. Шуның 4е Әлмәт урманчылыгында чыккан.  

Татарстан Президенты республикада янгынга каршы торуны көчәйтергә кушкан. Бу хакта Президентның матбугат үзәге җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.

–  Рөстәм Миңнехановка көн саен республика урманнарындагы вазгыятьне җиткереп торалар. Күрше республикаларда урманнар яна. Бездә ут чыгу очраклары теркәлеп тора. Президент район башлыкларына урманнардагы контрольне тагын да көчәйтергә, урманга кешеләрне кертмәскә кушты, – диде Президентның матбугат үзәге җитәкчесе Лилия Галимова.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр һәм Урман хуҗалыгы министрлыкларына янгынга каршы тиешле чаралар күрергә кушты. «Бүген куркынычсызлык — иң мөһиме. Без тулы бер торак пунктларның юкка чыгуын күрәбез», — диде Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә. Узган атнада Премьер-министр Алексей Песошин гадәттән тыш хәлләрне бетерү һәм кисәтү, янгын куркынычсызлыгынтәэмин итү буенча комиссия утырышын уздырды.

Татарстан урманнарында хәлләр ничек? «ВТ» журналисты шул хакта урманчылар белән сөйләште.

– Көннәр кызу торды. Җәйнең әле дә дәвам итүе аркасында халык ял итеп туя алмый. Районыбызда да янгын куркынычы зур. Узган ялларда урманга кереп ял итүчеләр күп иде. Шаккатарлык хәл: күпме җирдә урман яна, ә ял итүчеләр, бу хакта белмибез, дигән була. «Телевизор карыйсызмы?» – дип тә сорадым. «Юк», диләр. «Социаль  челтәрләрне күзәтәсезме соң?» – дип тә сорау бирдем. Анысына да тискәре җавап алдым. Яшьләр түгел бит үзләре, 40тан узган кешеләр, – ди Балык Бистәсе районында урнашкан Кызыл Йолдыз урманчылыгыҗитәкчесе Нияз Тәҗмиев. – Ял итүчеләрнең күбесе башка районнардан. Марида урманнар янгач, безгә килгәннәр. Кат-кат кисәтүне дә аңламыйлар. Сүз куертып, талашып утыралар. Безне максат – штраф салып куркыту түгел. Халык үзе аңласын иде дип тырышабыз.

Нияз Тәҗмиев, авыл халкының урманнарга игътибары зур, ди.

– Алар хәлне аңлый. Бу эсселек белән, урманнарда түгел, авыл эчендә дә куркыныч. Күпме йортлар яна бит! Шуңа да безгә бик тә сак булырга кирәк, – ди ул.

Нурлат урман хуҗалыгы җитәкчесе Рөстәм Галиев исә, урманнарны тәүлек буе саклап торабыз, ди.

– Самара, Ульян өлкәләрендә дә урман яна. Алар белән гел хәбәрдә торабыз. Бездән ерак, килеп җитмәс, дип булмый, шуңа да әзерлекне көчәйтү комачау итми. Урман эчендә генә 6 төркем җәяүләп йөреп тора. Бездә халык хәлне аңлый. Урманга кереп ял итүләр юк. Учак ягып та утырмыйлар, – ди ул. – Әмма бу чорда күзгә йокы керми инде. Кайчан хәбәр булса, шунда чыгып чабарга әзербез. Техника су белән көтеп тора. Быелгы ел сабак бирде. Якутия урманнары, Башкортстанныкы, Мариныкы яна. Безгә дә килмәс дип ышандырып әйтеп булмый. Шуңа да яңгыр кирәк. Тизрәк яуса иде, дип телибез. Урман эчләрендә бөтен үлән корыган.  Кешеләрне генә гаепләп булмый, кайчак урманда кояш астында кызып яткан шешә  аркасында да үләнгә ут каба ала.  Табигатьне бергәләп сакласак иде.

Ә менә Казанда яшәүче Рафаэль Кашапов Мари урманнарын сүндерергә ярдәм итәргә җыена. Интернетта махсус төркем җыйганнарын белеп алгач, аның да ярдәм итү теләге уяна.

Ватсаптагы төркемгә кердем. Анда минем кебекләрбик күп. Әлегә ял вакытым иде. Ярдәм кирәк булса, булышырга бара алам, – ди ул. – Табигать кызганыч. Урманнар бетү ул безнең сулар һавабызның кимүе бит инде. Үзебезнекеләргә ярдәм кирәк булса да, мин әзер!

Татарстанның Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләреннән бүгенге вазгыятьне сорашмакчы булган идек. Кызганыч, сөйләшә алмадык. Бер җитәкче урманда йөри, икенчесе янгын сүндерергә киткән. Язманы әзерләгәндә Лениногорск районында урманга ут капканы билгеле булды. Хәлләрне ачыклар өчен, без Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат үзәге җитәкчесе Альмира Нуретдинова  белән элемтәгә кердек.

–  Урманчылар тәүлек буе эштә. Аеруча янгын куркынычсызлыгы көчәйгән вакытта контроль тагын да арта. Техника җитәрлек. Янгын коры үләннән урманга күчә. Шуңа да халыктан уяулык сорыйбыз. Табигатьне сакласак, урманнарга керми торсак иде, – ди ул.

Урман янгыннары хакында «Урман янгыннарын сүндерү үзәге»нә 8-800-100-94-00, һәм төбәк диспетчерлыкхезмәтенә 8 (843) 221-37-95 телефоннары аша хәбәр итеп була. Ел башыннан «Урман янгыннарын сүндерү үзәге»нә55 тапкыр мөрәҗәгать иткәннәр. Төбәк диспетчерлыкхезмәтенә – 112, «ГЛОНАСС+112» бердәм дәүләт мәгълүмат системасы буенча 803 хәбәр килгән.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

 

 


Фикер өстәү