Татарстанда автобус белән җиңел машина бәрелеп 12 кеше зыян күргән, бер кеше үлгән

Бүген көндезге унбердә Балык Бистәсе районында Казан – Оренбург трассасының Саескан Тавы торак пункты янында коточкыч юл һәлакәте булган.

Анда Ford микроавтобусы һәм Honda җиңел автомобиле бәрелешкән.

Бәрелүдән автобус юл читенә очкан, җиңел машинаны йөртүче һәлакәт урынында ук үлгән.

13.25 сәгатькә булган мәгълүматларга караганда, Балык Бистәсе районында булган юл һәлакәтендә 12 кеше зыян күргән, бер кеше һәлак булган. Бер бала Республика балалар клиник хастаханәсенә озатылган. Хәзерге вакытта табиблар бөтен кирәкле диагностик һәм дәвалау чараларын үткәрәләр. 8 кеше Республика клиник хастаханәсенә китерелгән.

Бер кешене коткару өчен «Ансат»вертолеты җибәрелгән. Зыян күрүчене Алексеевск үзәк хастаханәсенең ашыгыч медицина ярдәме бригадасы авиамедицина бригадасына тапшырган. Пациент Республика клиник хастаханәсенә китерелгән.

Фото һәм видео: Татар-информ


Фикер өстәү