План бар, кирпеч җитәрлек: төзүчеләр бәйрәмнәрен ничек каршылый?

Быел Татарстанда 2,8 млн кв. метр торак төзеп, файдалануга тапшырырга ниятлиләр. Еллык план инде 79 процентка үтәлгән. Төзүчеләр көне алдыннан журналистлар белән очрашкан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык  министры Марат Айзатуллин планның үтәләсен әйтте.

– Моңа шик юк, – диде ул. – Безнең узган елда эшли башлаган эшләребез бар, аларын да контрольдә тотабыз. Моңа өстәп, Россиянең Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының күрсәтмәсе буенча, быелгы күрсәткечләр узган елгыдан ким булырга тиеш түгел.

Исегезгә төшерәбез: былтыр Татарстан, 3,1 млн квадрат метр торак мәйданын файдалануга тапшырып, рекорд куйган иде. Марат Айзатуллин сүзләре буенча, ипотека ставкалары күтәрелгәннән соң, Татарстанда май – июльдә фатир сатып алучылар бермә-бер кимегән, хәзер исә хәлләр җайланып килә. Бүгенгә республикада 8,5 млрд сумга 3,2 мең ташламалы ипотека бирелгән. Министр билгеләп узганча, беренче яртыеллыкта яңа төзелгән йортлар белән ипотека килешүләре саны 2018 елның гыйнвар – июнь аралыгы белән чагыштырганда 28 процентка кимегән. Ләкин соңгы 1,5 меңе ипотека ставкалары 7 процентка төшкәннән соң бирелгән.

Чагыштырып, нәтиҗә ясар өчен, узган еллардагы күрсәткечләргә игътибар итү дә җитә. Мәсәлән, 2020 һәм 2021 елларда 28 млрд һәм 25 млрд сумлык 10 мең тирәсе ипотека бирелгән булган.

– Миңа калса, без әле күрсәткечләрне тагын да арттырырбыз. Ләкин узган еллардагы саннарга ирешеп булырмы? – дип икеләнү белдерде Марат Айзатуллин.

Хәер, аның фикеренчә, ташламалы ипотека программасын тагын да озайтсалар (ә аның вакыты быел декабрьдә чыга), фатирлар төзергә һәм алырга стимул булыр иде.

– Әгәр девелопер (милек объектларын планлаштыручы һәм реконструкцияләүче. – Авт.)  ташламалы ипотеканың тагын 2–3 елга сузыласын белсә, алга таба планнар корыр иде. Бүген ташламалы ипотека ел ахырына кадәр дәвам итә, һәм без аны 2023–2024 елларга кадәр озайтырлар, дип өметләнәбез, – диде министр.

Федераль программалар турында сөйләгәндә Марат Айзатуллин Россия Президенты Владимир Путинның «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектын 2030 елга кадәр озайту бурычын куйганын искәртте. Моннан тыш, Татарстан коммуналь челтәрләрне яңартуга да саллы гына акча алырга өметләнә. Әлеге программа 2023 елда эшли башлаячак. Ил күләмендә биш ел дәвамында ел саен 150 млрд сум акча бүлеп бирергә уйлыйлар. Моңа төбәкләр тагын 40 процент өстәргә тиеш була.

– Бу бик зур ярдәм – биш елга 750 млрд сум дигән сүз. Моңа кадәр төзелешкә бервакытта да мондый инвестицияләрнең булганы юк иде, – диде ул.

Дөрес, Татарстанга бу сумманың күпмесе эләгер – әлегә билгеле түгел. Акчаның 90 процентын челтәрләрне яңартуга тотачаклар. Россия буенча аларның 60 проценты тузган.

Марат Айзатуллин хәбәр итүенчә, Белем көненә Татарстанда тугыз яңа мәктәп ачылачак. Аларда 7 меңнән артык бала укыячак. Моннан тыш, мәктәпләрне яңарту буенча да республикада күп эшләр башкарыла. Мәсәлән, быел Татарстанда 140 мәктәп, ресурс үзәкләре һәм балалар бакчалары капиталь төзекләндереләчәк.

1500 балага исәпләнгән иң зур мәктәп быел Чаллыда ачылачак. Түбән Камада – ике, Әлмәттә – бер, Биектау һәм Сабада берәр белем йорты сафка басачак. Болардан кала, Казанның Кол Гали урамында 18 нче гимназия һәм Кукмара районының Балыклы авылында 15 кешегә исәпләнгән мәктәп ачылачак.

Билгеле ки, журналистларны төзелештәге бәяләр һәм чит ил материалларын үзебезнекеләр белән алыштыру мәсьәләсе дә кызыксындырды. Министр сүзләре буенча, төзелеш материалларының мәгълүм вакыйгалардан соң кисәк кенә өскә сикергән бәяләре бүген нормальләшкән.

– 24 февральгә кадәр үк тимергә бәя бик нык артты. Ул хәтта 70–80 процентка кадәр күтәрелде. Бу исә барлык төзелеш материалларының бәяләре артуга китерде. Хәзерге вакытта без аларның хаклары бераз төшүен күрәбез, бәяләр тотрыкланды, – диде Марат Айзатуллин.

Аның сүзләренчә, Европадан кертелә торган төзелеш материаллары базары Белоруссия һәм Төркиягә күчте. Алай гына да түгел, төзелештә кулланыла торган күп эшләнмәләр Россия заводларында җитештерелә башлаган.

– Әгәр йорт салырга уйлыйсыз икән, анда кулланыла торган материалларның 85 проценты үз илебезнеке булачак. Шуңа күрә йорт төзүгә комачаулык итә торган проблемалар күрмибез. Авырлыклар проектны Россиядә җитештерелгән җиһазларга кабат яраклаштырып эшләгән эре объектларда гына бар, – диде Марат Айзатуллин.

Тармакта хезмәт хаклары да арткан. Бүген бу өлкәдә хезмәт куючылар уртача 47,7 мең сум акча алып эшли. Ләкин шул ук вакытта эшчеләр саны кимегән. Бүген әлеге тармакта 81 мең кеше эшли, бу – узган ел белән чагыштырганда 92–93 процент. Министр сүзләре буенча, аларны саны чит илдән килеп эшләүчеләр азаю аркасында кимегән.

Сүз уңаеннан, матбугат очрашуы Нокса елгасы буендагы «Светлая долина» дип аталган яңа паркта узды. Министр әйтүенчә, әлеге парк быел гамәлгә керелергә тиешле 65 җәмәгать урынының берсе. Алар өчен барлыгы 2,7 млрд сум акча бүлеп бирелгән. Бер өлеше 30 августта ачылачак.

Зөһрә Садыйкова

 


Фикер өстәү